Яжелбицы солыхы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Яжелбицы солыхы latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Яжелбицы солыхы
Урын Яжелбицы[d]
Вакыт мизгеле февраль 1456
Кул куючы Бөек Мәскәү кенәзлеге һәм Новгород республикасы

Яжелбицы солыхы (рус. Яжелбицкий мир) — 1456 елның февралендә мәскәү-новгород сугышы нәтиҗәләре буенча Мәскәү һәм Владимирның Бөек кенәзе Василий II Темный һәм Новгород республикасының хөкүмәте тарафыннан имзаланган солых турындагы килешү. Бу килешү Новгородның Мәскәүгә кушылуына башлангыч бирә, 25 ел узгач, кала 1478 елда Мәскәүнең Бөек Иван кенәзе тарафыннан турыдан буйсындырыла.

Бу хәл-вакыйгага кадәр Василий II белән Дмитрий Шемяка арасында тәхет өчен дәвамлы сугыш алып барыла, ул Василий җиңүе белән тәмамлана. Шемяка 1453 елда Новгородта агулап үтерелә. Бер фараз буенча, ул Василий агенты тарафыннан агуланган, башкасы буенча — Новгород архиепископы Евфимий II Новгород мәнфәгатләрен тәэмин итү өчен эшләгән. Соңыннан Шемяканың тол калган хатынының улы Иван Дмитриевич белән Бөек Литва кенәзлегенә качкан.

1456 елда новгородта Мәскәү кенәзлеге гаскәрләре тарафыннан тар-мар ителә. Җиңелүдән соң ук Новгородта вече чакыра һәм Евфимийга Яжелбицыдагы Бөек кенәз штабына барып, нинди шартларда тынычлык урнаштырырга ризалашканын белешүне сорап мөрәҗәгать итәләр. Берничә көн кызу сөйләшүләрдән соң чит Яжелбицы тынычлык килешүе имзалана. Килешүнең берсе Мәскәү, икенчесе Новгород кул куйган ике күчермәсе сакланган. Әмма бу күчермәләрдәге килешү тексы бер түгел. Ике кәгазь дә хәзер Санкт-Петербургтагы Русия Милли китапханәсендә саклана.

Евфимийның сөйләшүләрдә шәхси катнашуы расланмаган. Новгородның дүртле елъязмаларындагы Дубровский исемлеге буенча караганда, архиепископ үзе делегациягә җитәкчелек иткән, ул килешүнең Новгород күчермәсе преамбуласына фатиха биргән.

Ләкин ул Мәскәү күчермәсендәге парламентарийлар исемлегендә телгә алынмый, шуңа күрә аның сөйләшүләрдә катнашканмы, яки килешүгә фатыйха гына биргәнме икәнлеге билгеле түгел. Ничек кенә булмасын, новгородлылар Бөек кенәзнең Новгородның эчке сәясәтенә йогынтысын чикләгән пунктларны кертүгә ирешәләр. Икенче яктан, килешүдә аларның бәйсезлеген чикләгән шартлар була. Беренчедән, Новгород Василийның дошманнарына сыену урыны бирмәскә сүз бирә. Икенчедән, ул үз тышкы сәясәтен алып бару һәм шәхси законнарын чыгару мөмкинлегеннән мәхрүм ителә. Өченчедән, Бөек кенәз Новгородның югары суды хокугына ия була. Дүртенчедән, Новгород вечесе һәм аның вәкилләре (посадниклары) мөһер урынына Бөек кенәз мөһере кулланылырга тиеш була.

Килешү имзаланганнан соң Новгородның бәйсезлеге җитди какшый. Мәскәү әле аның белән турыдан-туры идарә итми, ләкин республика хокуклары каты кысыла. Василий II килешү шартларыннан шул чаклы канәгать була, хәтта Новгородка зур булмаган территориаль ташламалар ясый. Күпчелек шартларны ике як та сайлый, мәсәлән, Новгород мөһерләре килешү имзаланганнан соң Мәскәү мөһерләре белән алмаштырыла. Ләкин кайбер пунктлар даими бозыла; бу контрактның ике версиясе арасындагы аермалар аркасында килеп чыгып торгандыр. Новгородта Бөек кенәз дошманнарына сыену урыны бирүне дәвам итәләр. Василий II һәм аның варисы Иван III Новгород республикасының территориаль бөтенлегенә тирәсендә мәддәләрне боза, Новгородта җирләр алган Мәскәү боярлары файдасына карар кабул ителә. Ике як та бер-берсен киләсе 15 еллап килешү шартларын бозуда гаепли. Ахыр кчиктә, килешүнең капма-каршы аңлатмалары яңа сугышка китерә. 1471 елда новгородтлылар Шелонь сугышында җиңеләләр, һәм 1478 елда Иван III Новгородны Мәскәү кенәзлегенә куша.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Новгородская четвёртая летопись. — М.: Языки русской культуры, 2000. — С. 491. — ISBN 5-88766-063-5
  • Валк С. Н. Грамоты Великого Новгорода и Пскова. — М.-Л: Изд-во АН СССР, 1949. — док. 22 и 23. — С. 39-43.