Янез Крек

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Янез Крек latin yazuında])
Янез Крек
Туган 27 ноябрь 1865(1865-11-27)
Светий Грегор, Рибниця, Словения
Үлгән 8 октябрь 1917(1917-10-08) (51 яшь)
Шентянж, Севниця (община), Словения
Күмү урыны кладбище Жале[d]
Ватандашлыгы Цислейтания[d]
Әлма-матер Вена университеты[d]
Һөнәре журналист, фәлсәфәче, язучы, католик рухание, сәясәтче, илаһиятче, социолог
Сәяси фирка Словен халык фиркасе[d]

 Янез Крек Викиҗыентыкта

Янез Евангелист Крек (слов. Janez Evangelist Krek; 27 ноябрь, 1865, Светий Грегор, Севниця — 8 октябрь, 1917, Шентянж, Севниця) — Словения социологы, әдибе, сәяси һәм профсоюз эшлеклесе, кооператор, капеллан. Австро-Венгриядә украин милли хәрәкәтен хуплаучы. Көньяк славяннарның дәүләте — Югославия идеологларының берсе.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Янез Крек крәстиян гаиләсендә туган һәм иртә атасыз кала. 1884 елда Люблянада Беренче милли гимназияне тәмамлый. Аннары рим-католик семинариясенә укырга керә. 1888 елда епископ Якоб Миссиа тарафыннан Венага теология факультетына укырга җибәрелә. Биредә сәясәтче Карл Флюгерның Австрия христиан-социаль хәрәкәте белән таныша.

Бер ара капеллан була. 1892 елның авгусында Люблянада изге Николай соборында викарий итеп билгеләнә һәм шул елдан алып католик семинариясендә ирекле укытучы буларак фәлсәфә укыта. 1895 елда яңа булдырылган фундаменталь теология һәм фәлсәфә кафедрасын җитәкли һәм бу вазифаны 1916 елга кадәр били.

1897 елда Словения халык партиясыннан парламент әгъзасы итеп беренче тапкыр сайлана. Вена парламентында эш белән риза булмый, шунлыктан 1900 елның октябрендә мандатыннан баш тарта. 1901 елда Земский собор әгъзасы дип сайлана, ә 1908 һәм 1913 елларда кабаттан аның әгъзасы итеп сайлана.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Социаль хикәяләр яза («Крестьян фәненең кара әлифбасы» җыентыгы, 1895).

Украин телен, фольклорын һәм әдәбиятен яхшы белә, Тарас Шевченконың иҗаты белән кызыксына. Венада Шевченко кичләрендә чыгыш ясый, моның турында Львов шәһәренең «Заря» (1897) журналында телгә алына. Яшьләр арасында украин халык иҗатын популярлаштыра.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Walter Lukan. Zur Biographie von Janez Evangelist Krek (1865—1917): (Dissertation). Wien: W. Lukan, 1984.
  • Enciklopedija Slovenije, knj. 6. Ljubljana: Mladinska knjiga, 1992.
  • Juhant, Janez, Krekovo berilo. Celje: Mohorjeva družba, 1989.
  • Украинская литературная энциклопедия. — Киев, 1995. — К.3: К-Н. — С.41-58.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]