Яшел мәчет (Әстерхан)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Яшел мәчет (Әстерхан) latin yazuında])
Мәчет
Яшел мәчет
Ил Россия
Урнашу урыны Әстерхан
Дин ислам
Бина төре мәчет

Яшел мәчет (Йорт мәчете, №8) — Әстерхан шәһәрендә урнашкан агач мәчет. Бина элеккеге Царево Бистәсендә (татарча атамасы — Бигрәтияк) урнашкан.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәчет 1831 елда татар бае Нураши Ниязов яки башка версия буенча Ибраһим Ниязов тарафыннан төзелгән була. Бу мәчет мәхәлләсенә якын тирәдә яшәүче йорт татарлары һәм карагашлар керә. 1898 елда нугай һәм татар мәгърифәтчесе Габдрахман Гомәри Яшел мәчетнең имам-хатыйбы һәм мөгаллиме була. 1901 елда мәхәллә кешеләре 204 ир-ат һәм 202 хатын-кыз булган. Мәчет каршында «Низамия» мәдрәсәсе һәм хатын-кызлар өчен мәчет була, 1895 елда ачылган «Низамия» мәдрәсәсе «Мәрҗани» диварларында туган идеяләрне һәм ниятләрне тормышка ашырып, җитди укыту уңышларына ирешә, шул рәвешле шәһәр һәм губерна мөселманнары арасында лаеклы хөрмәт һәм популярлык казана. Күренекле татар реформаторларының фикердәше һәм якын тарафдары буларак, Габдрахман Гомәри Әстерханда заманча методикалар һәм укыту әдәбияты кулланып системалы рәвештә алып барылган яңа төр мәдрәсәне оештыра. Әлеге уку йортының сыйныфлары махсус мебель, кара такталар һәм гомуми белем бирү мәктәпләре өчен хас булган башка кирәк-яраклар белән җиһазландырылган була. Үз шәкертләре өчен педагог мөселман матбугаты язып, яңа методик дәреслекләр сатып алган.[1]

1938 елда Сталинград өлкәсе башкарма комитеты карары буенча мәчет ябыла һәм билгеләнеше буенча файдаланылмыйча тулай торак, поликлиника булып кулланылган.

2012 елда торгызыла башлый һәм 2022 елның 10 июнендә төзекләндерелеп ачыла.[2] Ул Менжинский урамындагы 90 йорт адресы буенча урнашкан.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. И.С. Рахимов. Общественная и просветительская деятельность Абдурахмана Умерова (1867—1933) / И. С. Рахимов: автореф. дисс. канд. ист. наук. — Казань, 2013.
  2. В Астрахани после реконструкции открыли Зелёную мечеть.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]