Яшь төрекләр инкыйлабы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Яшь төрекләр инкыйлабы latin yazuında])
Яшь төрекләр инкыйлабы
Сурәт
Дәүләт  Госман империясе
Урын Госман империясе
Вакыт мизгеле 24 июль 1908
Катнашучы(лар) Ниязи-бей, Ахмед[d] һәм Габделхәмит II
 Яшь төрекләр инкыйлабы Викиҗыентыкта

Яшь төрекләр инкыйлабы (төр. Jön Türk Devrimi) — 1908 елгы Госман империясендә инкыйлаб. Аның максаты — солтан Габделхәмит IIне бәреп төшерү һәм конституцияне торгызу. Инкыйлабны «Берләшү һәм прогресс» яшь төрек оешмасы җитәкләгән[1].

Фетнә барышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

3 июльдә Македониянең Ресен шәһәрендә майор Әхмәт Ниязи-бей җитәкчелегендә фетнә булган. 6 июльдә фетнәне Әнвәр-паша күтәргән, ә киләсе берничә көндә Македониядәге төрек хәрби частьләренең күбесе баш күтәргән. Аларга җирле албаннар һәм македоннар ярдәм иткән. 23 июльдә баш күтәрүчеләр Сәләник һәм Битолага кергән. Бу шәһәрләрдә митинглар җыелган. Аларда революционерлар берьяклы рәвештә 1876 елгы конституцияне торгызуны игълан иткәннәр. Нәтиҗәдә, Габделхәмит II конституцияне рәсми дәрәҗәдә торгызырга һәм парламент җыярга ризалашкан.

1909 елда солтан тарафдарлары фетнә күтәргәннәр, кыска вакытка аның абсолют хакимиятен торгызганнар. Ләкин ул Македониядән килгән хәрби частьләр тарафыннан бастырылган. Бу очрактан соң парламент Габделхәмитне хакимияттән мәхрүм иткән һәм яңа солтан итеп Мәхмәт V сайлаган. Әмма яшь төрек хәрәкәте вакыт узу белән популярлыгын югалткан, ә Әнвәр-пашаның 1913 елгы дәүләт кискен борылышыннан соң конституция үз әһәмиятен югалткан.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Алиев Г. З. Турция в период правления младотурок. — М.: Наука, 1972. — 388 с. — 4200 экз.