Яңа Кормаш тарихы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Яңа Кормаш тарихы latin yazuında])

Яңа Кормаш тарихы

Барлыкка килү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1861 нчы еллар тирәсендә авылга беренче яшәүчеләр килә. Алар Тәләй елгасының Шәбезгә койган җиреннән алып, Мәгъжи елгасына кадәр булган арага таралып утыралар. Бу урында вак каенлыклар була. Алар шул агачларны төплиләр. Ә урман эчендә бик матур күл була. Күл берничә ел үзенең матурлыгын саклый, ләкин еллар үтү белән ул кибә. Авылга нигез салучылар Иске Кормаш авылыннан була. Авылга исемне “Яңадан кормыш” мәгънәсендә итеп, Кормаш дип бирәләр. Ике авылны бутамас өчен берсен Иске Кормаш, ә безнекен Яңа Кормаш дип атала. Авылга беренче килеп утырган бабаларым Хисаметдин, Надырша, Хурамша, Мәгъсүм, Нәҗметдин, Шәймөхәммәт, Шәйхетдин, Габделхак исемле булалар. Шулар арасыннан иңберенче күчеп килүче – Мәгъсүм исемле урта хәлле крестьян була. Алар бик күп эшләр башкаралар: сазлыкларны киптереп, агачларны төпләп, иген басулары ясыйлар. Бу җирләрдә иген бик уңа. Авыл урамын киптереп, агачтан йортлар сала башлыйлар. Йортларга торф, утын ягалар. Терлек асрыйлар, ә печәнне күл буеннан чабалар. Еллар уза. Авылга нигез салучылар авыл янына зур-зур басулар ясыйлар, ләкин урманга тимиләр. Урманга йорү өчен саз аша юл салалар. Шушы юл аша җиләк-җимеш җыярга йөриләр, җәнлек авлыйлар.

Авылда иң зур байлык – җир була. Җирнең күп өлешен байлар биләп торган. Авылның иң зур җир биләүчесе – Мостафа исемле бай була. Ул Үмәнәй (су басу аркасында күчерелде) авылыннан монда килеп җир биләгән. Ул заманнарда хатын – кызга җир бирелмәгән. Шуңа күрә авыл белән авыл арасында җир өчен әледән – әле сугышлар булып торган. Кормашлылар күрше Кәлтәү авылының җирен тартып алмакчы булалар. Ике авыл арасында сәнәк белән зур бәрелеш булып ала.

Авыл икегә бүленгән була. Берсен Нукрат дип, икенчесен Торналы дип атаганнар. Авылның ике очы дус яшәмәгәннәр. Некрутлар берәр ай урамда җырап йөргәннәр, тик алар бер очтан бер очка бара алмаганнар. Хәттә зыяратлары да аерым булган.

Бөек Ватан сугышы еллары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1941 нче ел, 22 июнь. Советлар Союзы бөтендөнья сугышына тартыла.

Яңа Кормаш Авыл Советы буенча 249 кеше катнаша.  167 кеше кире әйләнеп кайтмый.

XX гасырның икенче өлеше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1957  елда авылга   радио   кертелә һәм ут кертү эше башлана.  Утны караңгылана башлагач кына яндыралар. Өйләргә торф, салам һәм тирес ягыла... Еллар үтә. Акрынлап тормышлар җайлана бара.

1991 елнын 17 апрелендә Яна Кормаш авылы кабат   Суксудан аерылып, үзе бер колхоз булып оеша. Авылга колонкалар куела. Мөселман дине алга китә.

1997 елнын 13 декабрендә авылда табигый газ яга башлыйлар. 1998 елның февраль аенда Шәбез елгасы аша  тимер күпер салынып, куллануга тапшырыла.

1999 елнын 3 июлендә авыл аша асфальт юл салынып бетә. Маршрут автобусы йөри башлый. 2001 елнын августында яңадан Яна Кормаш Авыл Советы төзелә. Хәзерге вакытта Яңа Кормаш Татар Суксу Авыл Советына карый.

Җитәкчеләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Колхоз рәисләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Дәүләтьяров Билал  - 1930  “ Кызыл Октябрь “
  • Шапкин  - 1933 – 1934
  • Әминов Сәгыйть  -  1934 – 1936
  • Низамов Мәрвәр  -  1936
  • Фәтхетдинов Шәех  -  1937 – 1939
  • Хаҗиев Латыйп Х. -  1940 – 1943 “ Крупская “
  • Имамов Шәйхелмәрдән  -  1944
  • Хәйруллин Әһлиулла  -  1945 – 1947
  • Әминов Сәгыйть  -  1947 – 1948
  • Харисов Газиз Х. -  1948 – 1958
  • Саматов Хәмит С. -  1958 – 1960
  • Шәйгарданов Тәхәви  -  1960 – 1964
  • Валиев Гавас В.  -  1960 – 1964  “ Байкал “
  • Әсәдуллин Марсель А. -  1974 – 1978 “ Гигант “
  • Хәйбиев Мияссәр Г. -  1978 – 1991
  • Мирзаһитов Рәфит Я. -  1991 – 1994 “ Уңыш “
  • Зарипов Мияссәр А. -  1994 – 1999 елнын 3 июленэ
  • Фәрхетдинов Флүс Ф. -  1999 елнын 3 июленнэн-10 февраль 2006 елга
  • Харисов Рэсул Газиз улы – 1 февраль 2006 елдан – 2009 елга

Авыл советы рәисләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Гыйлметдинов Мансур  (Яңа Кормаш)
  • Гыйлфанов Фәрди
  • Габдуллин Зәки Г. (Яна Балтач )
  • Харисов Газиз  Х. (Яңа Кормаш)
  • Фәрдиев Фәтих  Ф. (Яңа Кормаш)
  • Дәүләтов
  • Исламов Хәтмулла  (Аккүз)
  • Хаҗиев Латыйп Х. (Яңа Кормаш)
  • Сафина Шәмсия  (Такталачык)
  • Шәесламов Җәүдәт  (Яңа Кормаш)
  • Фардиева Лиза Ф. (Яңа Кормаш)
  • Бариев Ирек Б.  (Яңа Кормаш)
  • Харисов Рәсүл  Г. (Яңа Кормаш)
  • Хәбибуллин Марат Я. (Яна Кормаш)

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]