Яһүд-татар зираты
Яһүд-татар зираты | |
Дәүләт | Россия |
---|---|
Монда җирләнгәннәр төркеме | [d] |
Яһүд-татар зираты — Дондагы Ростовта урнашкан зират.
Тарихы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Яһүд-татар зираты Текучёв урамының төньяк ягында урнашкан. Зиратның мәйданы — 5 гектар.[1].
Бу Дондагы Ростовта яһүди йолалары буенча күмү өчен билгеләнгән өченче зират; тәүге ике некрополе безнең көннәргә кадәр сакланмаган[2]. Тәүге яһүд зираты Дондагы Ростовта XIX гасырның беренче чиреге азагында барлыкка килә, ул Темерник елгасының сул ярында тире заводы янында урнаша. Икенче зират зур булмаган, ул калку урында 1930 елларда төзелгән мәктәп белән янәшә төзелгән Пушкин урамы һәм Журавлев тыкрыгы почмагында урнашкан.
Яһүд-татар зиратына 1922 елда нигез салына, ул башта ике участкага бүленгән, берсендә татар, икенчесендә яһүдләр җирләнгән. Әммә 1960 елларда биләмә чикләре юыла һәм җирләүләрне милләтенә һәм диненә бүлми генә башкаралар. Яңа Төньяк зират ачылганнан соң яһүди-татар зираты ябык зират статусын ала, әмма, 1997 елның сентябрендә некрополь яңадан эшли башлый. Бүген биредә туганнар каберенә җирләү рөхсәт ителә.
Яһүд зиратының каравылчысы булып 25 ел Абрам Иосифович Закс (1886-1975) торган.[3]
Зыяратта җирләнгән билгеле кешеләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Борко Этель (1897-1919) — революционер, Россиядә Ватандашлар сугышы вакытында подпольеда эшләүче.
- Гурвич Соломон Самуилович (1917-1997) — Ростовта билгеле журналист.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Еврейско-татарское кладбище (Ростов-на-Дону).
- ↑ Еврейские кладбища Ростова-на-Дону: действующие и снесенные. 2017 елның 7 февраль көнендә архивланган.
- ↑ «М.А. ГОНТМАХЕР. ЕВРЕИ НА ДОНСКОЙ ЗЕМЛЕ. История. Факты. Биографии., archived from the original on 2017-01-08, retrieved 2021-04-02