Җир тычканнары
| Җир тычканнары | |
|---|---|
| Халыкара фәнни исем | Soricidae G.Fisch.Waldh., 1814[1][2][3][…] |
| Таксономик ранг | гаилә[1][2][3][…] |
| Югарырак таксон | насекомоядные[d] |
| Таксонның халык атамасы | spissmusfamilien һәм Spitzmäuse |
| Йөрәк тибеше ешлыгы | 1200 ударов в минуту[4] |
| Номенклатура кодексы | Зоологик номенлатураның халыкара кодексы[d] |
Җир тычканнары́ (Soricidae) - бөҗәк ашаучылар отрядыннан имезүчеләр семьялыгы. 21 ыругны, 300 гә якын төрне үз эченә ала. Һәркайда (поляр өлкәләрдән, Австралия һәм Көньяк Америкадан тыш) таралганнар. ТР территориясендә 3 ыругка (көрәнтешләр, актешләр, шолганнар) караучы 6 төре билгеле.
Җир тычканнары кулканатлы ярканатлар белән беррәттән булган имезүчеләрдән иң кечкенәләре: гәүдә озынлыгы 4-18 см, койрыгы 1-12 см. Тышкы кыяфәте белән тычканнарга охшаш, әмма, алардан аермалы буларак, йөзе очланып сузылган. Күзләре кечкенә, кара сәйлән бөртегедәй. Күпчелегенең колак яфрагы бөтенләй диярлек йон белән капланган. Йон капламы кыска, тыгыз, ялтыравыклы. Җир өстендә, җир астында һәм яртылаш суда яшиләр. Тәүлек әйләнәсе активлар, кышын йокыга талмыйлар. Елына берничә тапкыр үрчиләр. Бер ояда 3 тән 12 гә кадәр бала була. Саны бөҗәкләр һ.б. умырткасызларның күплегенә, шулай ук метеорологик шартларга (аз карлы салкын кышлардан һәм корылыктан соң кискен кими) бәйле. Урман һәм авыл хуҗалыгы өчен файдалы, зарарлы бөҗәкләрне күпләп юк итәләр. 12-15 ай яшиләр.
Гади шолган ТРның Кызыл китабына кертелгән.
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ТР Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институты
- Татар энциклопедиясе. Казан, 2008. 2016 елның 4 март көнендә архивланган
- 1 2 Integrated Taxonomic Information System — 2006.
- 1 2 Wilson D. E., Reeder D. Class Mammalia Linnaeus, 1758 // Animal Biodiversity: An Outline of Higher-level Classification and Survey of Taxonomic Richness / мөхәррир Z. Zhang — 2011. — ISBN 978-1-86977-849-1, 978-1-86977-850-7
- 1 2 Mammal Species of the World: A Taxonomic and Geographic Reference / D. E. Wilson, D. Reeder — 3 — Baltimore: JHU Press, 2005. — 35, 2142 p. — ISBN 978-0-8018-8221-0
- ↑ http://www.lanacion.com.ar/1831422-los-latidos-del-corazon