Эчтәлеккә күчү

Үсемлекләр систематикасы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Үсемлекләр систематикасы latin yazuında])

Үсемлекләр систематикасыҖир йөзендә яшәүче барлык үсемлекләрне классификацияләү белән шөгыльләнүче фән. Аны үсемлекләрнең күптөрлелеген өйрәнүче фән дип тә атап була.

Җир йөзендә үсемлек төрләренең генә дә саны 350 меңгә (кайбер галимнәр фикеренчә, 500 меңгә) җитә. Бу күптөрлелекне өйрәнү өчен, үсемлекләрнең төрләрен логикага буйсынган һәм гомуми принципка нигезләнгән система итеп төзергә кирәк. Карл Линней болай дигән:

« Система — ботаниканың Ариадна җебе, ансыз — хаос. »

Хәзерге вакытта систематика үсемлекләрнең күптөрлелеген генә түгел, бәлки аларның килеп чыгышын, тарихи үсешен һәм ырудашлык мөнәсәбәтләрен дә өйрәнә. Систематика Җир йөзендә яшәүче барлык үсемлек төрләрен тасвирлауны, аларны ырудаш төркемнәргә берләштерүне һәм бу төркемнәрне үсемлекләр дөньясының эволюциясен чагылдыручы тәртипкә тезүне үз алдына төп бурыч итеп куя. Систематиканың төп максаты — үсемлекләр дөньясының эволюциясен чагылдырган һәм аерым төркемнәренең ыру-дашлык мөнәсәбәтләрен күрсәткән система төзү

  • Мәүләдова Л.Г. Ботаника: Югары төзелешле үсемлекләр систематикасы: Югары уку йортлары өчен д-лек . - Казан: Мәгариф, 2002.