Үт ташы чире
Бу — мәкалә төпчеге. Сез мәкаләне үзгәртеп һәм мәгълүмат өстәп, Википедия проектына ярдәм итә аласыз. Мөмкинлек булса, бу искәрмәне төгәлрәккә алыштырырга кирәк.
|
Бу мәкаләне викиләштерергә кирәк. Зинһар, мәкаләне Википедия кагыйдәләре буенча төзәтегез.
|
Мәкалә энциклопедик булмаган стильдә язылган яки татар теленең белешмә-энциклопедик нормаларына туры килмәгән эчтәлеккә ия. Мәкаләне Википедия стилистик тәртипләренә туры китерергә кирәк.
|
Әлеге мәкаләдә мәгълүмат чыганаклары күрсәтелмәгән. Мәгълүматны тикшерү җиңел булырга тиеш, башка очракта ул, шик астына куелып, бетерелергә мөмкин.
Сез, мәкаләне төзәтеп, абруйлы чыганакларга сылтамалар куя аласыз. |
Үт ташы чире | |
Саклык белгечлеге | ашказан-эчәк белеме[d] |
---|---|
WordLift сылтамасы | data.medicalrecords.com/medicalrecords/healthwise/gallstones[1] |
ICD-9-CM | 574.20[2] |
ICPC 2 идентификаторы | D98 |
Үт ташы чире Викиҗыентыкта |
Тискәре эмоцияләр, майлы ашамлыклар, ачы тәмләткечләр, спиртлы эчемлекләр белән мавыгу нәрсәгә китерә дип уйлыйсыз? Җавап — бавыр коликасына, ягъни корсак куышлыгы әгъзалары авыртканда була торган көчле тулгаксыман авыру өянәгенә.
Бавыр коликасы — үт ташы авыруының үзен сиздергән ышанычлы билгесе. Бу вакытта уң як кабыргалар астында барлыкка килгән көчле авырту 4 тоемлана. Шулай ук авырту уң як умрау сөягенә, уң кулга, аркага «бирә». Бу авырту таш үт куыгыннан чыгып, үт көпшәсе буенча барганда, бу көпшә (үт юллары) кысылып, алар ябылу нәтиҗәсендә барлыкка килә. Шул сәбәп ле үт сыекчасының нормаль агуы бозыла, үт куыгының тышчасы тартыла, , авыруның күңеле болганып, хәле начарлана. Бераздан ул коса башлый. Гадәттә, авыртуга һәм косуга күп итеп ашау сәбәп була һәм мондый вакытта агулануга шик туа. Тик агулану очрагыннан аермалы буларак, косу җиңеллек китерми. Бавыр коликасына күп ашау гына түгел, майлы ризыклар, ачы ; тәмләткечләрне арттырып җибәрү дә сәбәпче булырга мөмкин. Болардан башка, физик эш-хәрәкәтләр, тышкы тәэсирләр (мәсәлән, йөгергәндә, начар, сикәлтәле юлдан барганда, башны аска иеп эшләгәндә), ташның урыныннан ; кузгалуы сәбәпле, үт сыекчасының юлы капланып, өянәккә китерергә мөмкин. : Хатын-кызларның бу өянәге кайвакыт күрем вакытларында күзәтелә.
Үт ташы авыруы борынгы заманнарда ук күзәтелгән, аларны хәтта мумияләрдә дә табалар.
Ташларның химик составлары төрлечә була. Күп вакытта холестеринлы ташлар очрый. Пигментлы ташлар да очрарга мөмкин, алар, гадәттә, бавырның билирубин (үт сыекчасындагы саргылт-кызыл пигмент) пигментларыннан торалар. Бу известьле ташларның төп компоненты — кальций. Зурлыклары бик кечкенәдән алып күгәрчен йомыркасы күләменә кадәр җитә. Үт куыгында бер таш кына булырга мөмкин, кайбер очракларда төрле формаларда бик күп ташлар була. Үт куыгында таш ясалып та, бу авыруны : уңышлы кичергән кешеләр дә очрый, аларның бер өянәктән соң авыртулары ; бетә. Андыйларның ташлары, кечкенә булып, үт куыгы юлыннан чыгып . китәләр. Сирәк кенә кайбер кешеләр, гомерләре буе үт куыгында булган ташларын сизми йөриләр, таш тыныч кына кузгалмый бер урында ята. Ташлар ничек барлыкка килә соң? Йоклаганда үт сыекчасында холестерин күбәеп китә. Ул үтә нык туендырылган эремәдән торганлыктан, аска төшеп ; утыра һәм ташлар ясалуның сәбәпчесе булып тора. Гадәттә, ташлар ясалуга үт кислотасы каршы тора, ә ул кислота нечкә эчәктә ясала. Нечкә эчәкнең ялкынсынуы, кислота ясалуының кимүенә китерә һәм кислота нормадан ким ясала башлый.
Хатын-кызлар организмында эстроген дигән җенес гормоны күбрәк ясала башлый икән, бу да — таш ясалуның бер факторы, үт тозларының концентрациясе үсүенә һәм үт куыгында сыекчаның тукталып, буылып торуына китерә. Бу хәл авырга узган хатын-кызларда, күп вакыт утырып эшләгән, үт юллары дискинезиясе (куыш әгъзаларда мускуллар кыскаруы бозылу) белән интеккән кешеләрдә дә еш күзәтелә. Күренгәнчә, хатын- кызларда үт ташы авыруы булу ихтималы зуррак. Үт куыгының тышчасы ялкынсынуы да ташлар ясалуга китерә. Үт сыекчасы стериль (йогыш- сызландырылган, микробсыз) булмаганлыктан, ул тукталып торганда һәм саклану чаралары көчсезләнгәндә, үт куыгының тышчасы ялкынсына. Үт куыгына бик күп аксым бүленеп чыга. Бу аксым ташның төшенә әйләнеп, аңа кальций, бавыр пигменты өстәлеп, таш ясала башлый.
Үт ташлары авыруын дәвалау. Өянәк берничә минуттан, сәгатьләр буена, кайвакыт 2-3 тәүлеккә кадәр сузылырга мөмкин. Барлыкка килгән таш үт сыекчасына агарга юл бирсә, авырту басыла. Үт көпшәсеннән ташны уздыру өчен, эчке әгъзаларның шома мускуллары спазмын бетерүче, авыртуын басучы дарулар ярдәм итәләр. Кайвакыт бавыр коликасы дәваламыйча да, тиз арада узып китәргә мөмкин. Әгәр дә өянәк берничә сәгать дәвам итсә, «Ашыгыч ярдәм» чакырырга кирәк. Бу вакытта ярдәм күрсәтү мәсьәләсен хирургия бүлегендә хәл итәләр. Гадәттә, өянәк булганнан соң, озакка сузмыйча, гастроэнтерология белгеченә күренергә тәкъдим ителә. Ул ультратавыш аппараты белән тикшергәннән соң, үт куыгының ничек эшләгәнен, ташлары күчү мөмкинлеген, алар аркылы үт сыекчасы үтә алырлыкмы икәнен әйтә ала. Әгәр дә күрсәткечләр начар булмаса, табиб ташларны җимертер өчен составына үт кислотасы кергән , дарулар билгели. Кайвакыт ташның кайда ятканлыгын белеп, аны вату . өчен литотрипсия дигән метод кулланыла, ташларны бәрмә дулкын яки лазер белән ваттыралар. Дарулар белән дәвалаганда, холестериннан торган ташларны гына чыгара алалар. Катырак ташларны, үт куыгына ташларны эретә торган сыекча кертеп җимертәләр. Еш кына операцияне ; эндоскоп аппаратын кулланып ясыйлар. Тире аркылы кечкенә генә тишек ясап, корсак куышлыгына махсус җайланма кертелә. Ул кирәкле манипуляцияләрне ясарга ярдәм итә. Хирург үзенең ни эшләгәнен, операция барышын махсус монитордан күзәтеп башкара.Сирәк кенә, ташны чыгарганнан соң, үт куыгы көпшәсендә тагын ташлар җыела башлый. Аларны гастродуоденоскоп аппараты ярдәмендә үт куыгы юлын киңәйтеп чыгаралар. Озак дәваланмыйча, авыру катлауланган ‘ очракларда, үт куыгын алып ташларга туры килә. Ә организм килеп - чыккан үзгәрешләргә җайлашырга тырыша. Тик мондый кешеләргә ашау диетасын саклап, юанаймаска тырышырга кирәк, артык авырлык, симерү ташларның яңадан барлыкка килү куркынычын арттыралар.
Үт куыгы ташлары белән интеккән кешеләргә түбәндәге дару үсемлекләре җыелмаларыннан төнәтмәләр тәкъдим итәргә була.
* Дару ромашкасы, эт шомырты кайрысы, бөтнекне берәр өлеш алып ваклаганнан соң, катнашманы 500 мл суда 5-7 минут кайнатырга кирәк.
Ярты сәгатьтән сөзәргә. Төнәтмәне 1,5-2 ай дәвамында көненә 3 тапкыр, ашаганнан соң яртышар стакан эчәргә.
* Гади гөлҗимеш тамырын, гади барбарисны 2 шәр өлеш, игүле кориандр һәм төче үләнне 3 әр өлеш алып ваклаганнан соң, 2 аш кашыгы чималны 500 мл суда 2-3 сәгать төнәтергә, аннан 10 минут кайнатып, ярты сәгатьтән сөзәргә. 1,5-2 ай дәвамында көнгә 4 тапкыр ашаганчы яртышар стакан эчәргә.
Шулай ук карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ https://www.medicalrecords.com/health-a-to-z/gallstones-definition/
- ↑ Monarch Disease Ontology release 2018-06-29 — 2018-06-29 — 2018.