Һеруллар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Һеруллар latin yazuında])

Һеруллар (лат. Heruli) — элек Төньяк Аурупада яшәгән алман кабиләсе. 3 гасырда һеруллар (даннар басымы нәтиҗәсендә) көньякка күчкән. Көнчыгыш һеруллар готлар белән берлектә Рим империясе территориясенә бәреп керү катнашкан, соңрак һуннарның беректәшләре сыйфатында телгә алынган. Һун кабиләләре берләшмәсе таркалып киткәч, якынча 500 елда һеруллар хәзерге Моравиядә үз дәүләтен төзи, әмма ул дәүләт тиздән лангобардлар тарафыннан тар-мар ителә. Көнбатыш һеруллар (286 елда Галлиягә һөҗум итәләр) 6 гасыр башында франклар тарафыннан буйсындырылган.