Эчтәлеккә күчү

Имам әл-Бохари

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Имам әл-Бохари latin yazuında])
(Әл-Бохари Имам битеннән юнәлтелде)
әл-Бохари
Туган телдә исем Әбу Абдуллах Мухәммәд бин Исмәгыль бин Ибраһим бин әл-Мугыйра әл-Бухари әл-Җу'фи
Туган 810 (һ. 194, 11 шәүвәл)
Бохара
Үлгән 870 (һ. 256)
Сәмәрканд, Габбасиләр хәлифәлеге[d], Үзбәкстан
Күмү урыны Мемориальный комплекс имама Аль-Бухари[d]
Ватандашлыгы  Габбасиләр хәлифәлеге[d]
Һөнәре имам, мөхәддис
Ата-ана

 әл-Бохари Викиҗыентыкта

Имам әл-Бохари (Әбу Абдуллах Мухәммәд бин Исмәгыль бин Ибраһим бин әл-Мугыйра әл-Бухари әл-Җу'фи; 194/810 — 256/870) — мәшһүр Ислам галиме, «Әл-Җамиг әс-сәхих» хәдисләр җыентыгын төзүче.

Ул һиҗри ел исәбе белән 194 елның 11 шәүвәлендә Бохара шәһәрендә туа. Яшли атасыз кала һәм сукырая. Ләкин вакыт уткәч, аның әнисе төшендә Ибраһим галәйһиссәләмне күрә, һәм пәйгамбәр аңа: «Аллаһ синең догаларың сәбәпле улыңа күрү мөмкинлеген кайтарды» - дия. Мөхәммәд ибн Исәмгыйль уналты яшендә Мәккәгә хаҗ кыла, шуннан соң берникадәр вакыт Гарәпстанда яши.

Имам әл-Бохари үзенең хәдисләрен, хәлифәлекнең төрле почмакларында очраткан, меңнән артык шәйхтан китерә. Аның кайбер шәйхлары: Хәммәд бин Шакир, Таһир бин Мәхлид, имам Әхмәд бин Хәнбәл, Гали бин әл-Мәдини, Мәкки бин Ибраһим әл-Балхи, Габдуллаһ бин Муса әл-Абси, Әбу Бәкр әл-Хумәйди, Ибраһим бин Мә'кил, Әбу Тальха бин 'Али әл-Бәради ән-Нәсәфи, Ибраһ бин әл-Мунзир, Әдәм бин Ийас, Абдан бин Усман әл-Мәрвази, Әбу 'Асим әш-Шәйбани һәм Йахйа бин Му'ин. Имам әл-Бохари хәдис җыю өчен ясаган сәяхәтеннән соң үзенең "Сахих"ын туплауга керешә, моңа 16 ел китә. Үзенең әйтүе буенча ул 600 000 хәдис тикшерә.

Имам әл-Бохари үзеннән соң бик күп хезмәтләр калдыра, һәм алар арасында иң атаклысы "Әл-Җәмигъ әс-Сахих". Аннан кала шәйх әл-Бохари "Әл-Әсма' вәл-куна", "әт-Тарих-ул-Кәбир", "Әс-сунан фил-фикһ", "Хальк аф'аль әл-'ибад", "Әл-әдәб уль-Муфрад" һәм "Әл-Кира'а хәлф-ул-имам" исемле китаплар авторы. Имам Бохари бала чактан ук хәдисләр ятлауга сәләте белән аерылып торган.[1]

  1. Сахих аль-Бухари/пер.с араб. - М.:"Умма" - 2005. - 959 С.