Әбү Хәмид әл-Гарнати

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әбү Хәмид әл-Гарнати latin yazuında])
(Әл-Гарнати битеннән юнәлтелде)
Әбү Хәмид әл-Гарнати
Туган телдә исем әл-Гарнати́ Әбү Хәмид Мөхәммәт ибне Габдеррәхим әл-Андалуси
Туган 1080(1080)
Гренада
Үлгән 1169 яки 1170
Сүрия
Милләт гарәп
Ватандашлыгы Альморавиды[d]
Һөнәре казый, педагог

әл-Гарнати́ (الغرناطۑ) Әбү Хәмид Мөхәммәт ибне Габдеррәхим әл-Андалуси (1080, Гренада - 1169/70, Сүрия), гарәп сәяхәтчесе.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Александрия, Каһирә, Багдадта белем ала. Европа, Урта һәм Үзәк Азия илләре буйлап сәяхәт кыла. 20 ел чамасы хәзәрләр шәһәре Саксинда яши, шуннан Идел буе Болгарына (1135-36, 1150 дә), рус кенәзлекләренә һ.б. дәүләтләргә сәфәр чыга.

Фәнни эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Мугърибен бәгыд гаҗаиб әл-Мәгъриб» («Мәгърибнең кайбер гаҗәеп хәлләрен бәян итү», кулъязма күчермәсе Мадридта Тарих академиясе китапханәсендә саклана) һәм «Төхфәт әл-әлбаб вә нөхбәт әл-гаҗәб» («Акыл бүләге вә гаҗәеп хәлләр», 26 га якын кулъязма күчермәсе сакланган) хезмәтләре авторы. Аның хезмәтләрендә Көнчыгыш Европа, шул исәптән Идел буе Болгары турында мәгълүматлар бар, Болгар шәһәре һәм анда яшәүчеләр хакында тәфсилләп бәян ителә, Идел буе халыкларының легендалары һәм риваятьләре урнаштырылган, Ягъкуб бине Ногманның «Болгар иле тарихы» («Хәдис Болгари») әсәреннән (11 йөз) өзекләр китерелә.

Фәнни хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Путешествия Абу Хамида ал-Гарнати в Восточную и Центральную Европу (1131-1153 гг). М., 1971.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татар энциклопедиясе 2016 елның 6 март көнендә архивланган.