Әл-Җәзирә

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әл-Җәзирә latin yazuında])
Әл-Җәзирә

Каналның хәбәрләр бүлмәсе
Тапшыру җирләре

халыкара тапшыру

Тапшыру вакыты

тәүлек буе

Тапшыру теле

гарәп, инглиз

Идарә үзәге

Катар байрагы Доһа, Катар

Тапшыру башлау вакыты

1996 елның 1 ноябрь көне

Нигезләүче

Хәмәд бин Хәлифә әл-Тани

Сайт

Рәсми сайт (гар.)

Әл-Җәзирә (гарәп. الجزيرة‎) — халыкара гарәптелле телекомпания. Штаб-фатиры Катарның Доһа шәһәрендә урнашкан. 1996 елда Катар әмире кушуы буенча оештырыла. «Әл-Җәзирә» исеме гарәпчәдән ярымутрау дип тәрҗемә ителә.

Канал дөньяның 31 илендә үз бүлекчәләрен тота. Яңалыклар белән беррәттән, ул аналитик тапшырулар, ток-шоулар һәм документаль фильмнар күрсәтә.

Канал Усама бин Ладен видеомәрәҗәгатьләрен чыгаргач дөньяга таныла.

Елына бу каналга 30 миллион доллар бүленә. Ул бәйсез мәгълүмат таратуда ирекле. Әлеге канал гамәлгә кергәч үк берәүләр аны Исраилга, икенчеләре Хәмәскә хезмәт итүдә гаепли. Чөнки тапшырулар чыга башлауга, анда Исраил рәсмиләренә дә, Согуд Гарәбстаны диссидентларына да, феминистларга да, динчеләргә дә мәйдан бирелә.

Дәүләт сәясәтенә туры килмәгән язмалар өчен Согуд Гарәбстаны җитәкчеләре инде берничә тапкыр Катар әмирен әлеге каналны ябарга чакырды. Шулай ук Якын Көнчыгыш рәсмиләре дә бу телевидение җитәкчелегенә ачулы хатлар юллап торды.

2011 ел бәрелешләре башлангач, ачу инде түзә алмаслык булып кабарды. Каһирәдәге Әл-Җәзирә телевидениесе бүлекчәсе бинасына һөҗүм ясалды, андагы журналистлар кыйналды, җиһазлары алынды һәм материаллары юк ителде.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]