Әхмәдулла Ишмөхәммәтов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әхмәдулла Ишмөхәммәтов latin yazuında])
Әхмәдулла Ишмөхәммәтов
Туган 7 ноябрь 1919(1919-11-07)
Ылыс, Пермь өязе, Пермь губернасы, РСФСР[d]
Үлгән 16 апрель 1952(1952-04-16) (32 яшь)
Екатеринбург, РСФСР, СССР
Күмү урыны Ивановское кладбище[d]
Һөнәре хәрби хезмәткәр
Бүләк һәм премияләре Совет Берлеге Каһарманы (1944)

Ленин ордены Кызыл Байрак ордены (3)

Әхмәдулла Хаҗи улы Ишмөхәммәтов (1919 елның 7 ноябре, Ылыч, Пермь губернасы, РСФСР1952 елның 16 апреле, Свердловск, РСФСР, ССРБ) — гвардия майоры, Советлар Берлеге каһарманы (1944).

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әхмәдулла Ишмөхәммәтов 1919 елның 7 ноябрендә Ылыч шәһәрендә эшче гаиләсендә туа. Татар. Сигез сыйныфны тәмамлый, исәп-хисап эшчеләре курсларын тәмамлый. Свердловск өлкәсенең Дәүләт контроле каршында инспектор-ревизор булып эшли[1].

1939 елда Кызыл Армия сафларына алына. Омск хәрби пехота училищесына укырга җибәрелә, 1940 елның февралендә курсантларның бер өлеше белән бергә яңа гына төзелгән Новосибирск хәрби-пехот училищесына күчерелә. Аны 1941 елның 10 июнендә тәмамлый.

1941 елның июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында. Взвод командиры дәрәҗәсеннән мотоукчылар батальоны командирына кадәр юл уза. 1942 елдан ВКП(б) әгъзасы. 1944 елның җәендә Көнбатыш Украинаның Львов шәһәрен азат итү өчен барган сугышларда аерылып тора[1].

Гвардия мотоукчылар батальоны командиры майор Ишмөхәммәтов 1944 елның 21-23 июлендә Львов шәһәрен азат иткәндә батальонның хәрәкәтен оста оештыра. Аның укчылары алдынгы отряд составында шәһәргә беренче булып бәреп керәләр. Танклар ярдәмендә сугышчылар немец автоматчикларын һәм снайперларын чыгаралар, сапёрлар һәм разведчиклар белән бергә танклар өчен юлларны чистарталар. Ишмөхәммәтовның батальоны, танкистлар белән бергә шәһәр үзәгенә таба кереп, өч көн эчендә 6 «пантера», 3 «тигр», 4 пушка, 10 пулемёт, 300дән артык дошман солдатын һәм офицерын, 100ләп гитлерчыны әсирлеккә алган. Ишмөхәммәтов, башы яраланган килеш, Львовны тулысынча азат иткәнче батальон белән командалауны дәвам итә.

ССРБ Югары Шурасы Президиумының 1944 елның 23 сентябрендәге Указы белән командование биремнәрен үрнәк үтәү һәм немец-фашист илбасарларына каршы сугышларда күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен гвардия майоры Әхмәдулла Ишмөхәммәтовка Ленин ордены һәм «Алтын Йолдыз» медале тапшырылып, Советлар Берлеге каһарманы исеме бирелә.

1945 елдан — запаста. Свердловскта яшәгән һәм эшләгән. 1950 елда яңадан армиягә алына һәм Свердловск өлкәсенең Югары Пышма шәһәр хәрби комиссариатында хәрби комиссар урынбасары итеп билгеләнә.

1952 елның 16 апрелендә вафат була. Ивановка зиратында җирләнгән.

Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]


Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Ылыч шәһәрендә аның исеме белән урам атала[1].
  • Ылыч шәһәренең Башкарма комитеты бинасында мемориаль такта урнаштырылган.
  • Ылычта Геройлар аллеясында бюст урнаштырылган.
  • Югары Пышмадагы хәрби техника музее экспозициясендә мемориаль такта урнаштырылган.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 Әхмәдулла Ишмөхәммәтов «Илнең каһарманнары» сәхифәсендә

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]