Әхмәт Хәмди Танпынар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әхмәт Хәмди Танпынар latin yazuında])
Әхмәт Хәмди Танпынар

Туу датасы: 23 июнь 1901(1901-06-23)[1]
Туу урыны: Истанбул, Госман империясе
Үлем датасы: 24 гыйнвар 1962(1962-01-24)[1] (60 яшь)
Үлем урыны: Истанбул, Төркия
Эшчәнлек төре: язучы, сәясәтче, университет профессоры

Әхмәт Хәмди Танпынар (төр. Ahmet Hamdi Tanpınar; 1901 елның 23 июне, Госман империясе, Константинополь1962 елның 24 гыйнвары, Төркия, Истанбул) — төрек язучысы, шагыйре һәм әдәбият тарихчысы.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әхмәт Хәмди Танпынар 1901 елның 23 июнендә Константинопольдә туган. Атасы казый була, шунлыктан Танпынар гаиләсе Әхмәт кече чакта еш күченеп йөрер була. 1918 елда Танпынар Истанбулда мәктәпне тәмамлаган. Шуннан Истанбул университетына укырга керә, башта ул ветеринария факультетында укый, әмма бер елдан башка факультетка күчә. Университетта укыганда ул төрек һәм француз әдәбиятен өйрәнә. 1923 елда Танпынар Истанбул университетының гуманитар факультетын тәмамлап чыга[2][3].

Университеттан соң Танпынар төрле уку йортларында төрек телен, әдәбиятен, сәнгатьләр тарихын, эстетиканы һәм мифологияне укыта[3].

1939 елдан алып гомеренең ахырына кадәр Истанбул университетының гуманитар факультетында төрек әдәбиятен укыта[3].

1942—1946 елларда Төркиянең Бөек милләт мәҗлесендә әгъза булып тора, анда Каһраманмараш провинциясеннән вәкиллек итә[2].

1962 елның 24 гыйнварында Әхмәт Хәмди Танпынар йөрәк өянәгеннән вафат булып кала[2].

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Танпынарның проза әсәрләрендә Яхъя Кәмал Бейатлының йогынтысы шәйләнә, ә шигырьләре шагыйрь Әхмәт Хашим иҗаты йогынтысын кичерә[2].

1920 елда Танпынар «Musul Akşamları» (Мосул кичләре) дигән үзенең беренче поэмасын яза, әсәр «Altıncı Kitap» дигән әдәби журналда басылып чыга. Соңыннан шигыйрьләрен «Dergâh» дигән журналда да нәшер итә. Танпынар шигырьләре арасында «Bursa’da Zaman» (Бурсада үткәргән вакыт) дигән поэмасы аеруча танылган[2].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]