𐰀 (Борынгы төрки руна)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/𐰀 (Борынгы төрки руна) latin yazuında])

𐰀 - борынгы төрки әдәби әлифбаның сигезенче рунасы, ул Орхон төрки язу һәйкәлләрендә очрый, заманча төрки телләрдә а, ә һәм е хәрефләренә (ХФӘда ɑ, ɛ авазларына) туры килә. Гадәттә бүгенге төрки руник язуларда нәкъ бу руна, ә аның Енисей аналогы 𐰁 тарихи текстлар өчен кулланыла.

Кызыл шәһәрендә табылган борынгы төрки телдәге язу һәйкәле

Беренче (тамыр) иҗектә 𐰀 рунасы язылмый, шулай да киләсе иҗекләрдә язылмый, нибары соңгы ачык иҗектә языла.

1893 елда Дания тел белгече Вилһелм Томсен төрки руннарын беренче тапкыр белеп алган, беренче укылган сүз - 𐱅𐰭𐰼𐰃 - Тәңре, бу сүздә ә - 𐰀 - рунасы язылмый, чөнки ә беренче иҗектә тора.

2009 елдан Юникод 5.2 юрамасына кертелгән, Юникодта 𐰀 рунасы U+10C00 дип билгеләнгән:

Юникод  	U+10C00
HTML-код   & #68608;
CSS-код    \10C00

Язу һәйкәлләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

𐰀 рунасы киләсе борынгы төрки язу һәйкәлләрендә очрый:

  • Талас елгасы буенда табылган (Кыргызстан, аргу кабиләсе)
  • Орхон елгасы буенда табылган (Көнчыгыш Төрки Каһанлык, Монголия)
  • Алтайда табылган (Көнбатыш Төрки Каһанлык, Үзәк Азия)
  • Орхон елгасы буенда табылган (Уйгыр каһанлыгы, Монголия)
  • Турфанда табылган (Уйгыр дәүләте, Көнчыгыш Төрекстан)
  • Лена елгасы буенда, Байкал янында табылган (курыканнар кабиләсе).

Мисаллар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Борынгы төрки язмаларда аерым сүзләр ике ноктага охшаган махсус билге : белән аерыла, хәрефләр уңнан сулга языла.

𐰋𐰃𐰼𐰠𐱁𐰢𐰀 - берләшмә, ә - 𐰀 - рунасы тик соңгы ачык иҗектә языла.

𐰪𐰘𐰢𐰀 - әниемә, ә - 𐰀 - рунасы тик соңгы ачык иҗектә языла (беренче иҗектә язылмый).

𐰉𐰺𐰍𐰣𐰣𐰺𐰍𐰀:𐱃𐰉𐰀 - барганнарга таба, ә - 𐰀 - рунасы тик соңгы ачык иҗекләрдә языла

𐰭𐰞𐰺𐰍𐰀 - аңларга, а - 𐰀 - рунасы тик соңгы ачык иҗектә языла

𐰚𐰼𐰤𐰠𐰤𐰏𐰤 - әкренләнгән

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Аврутина А. С. Древнетюркские рунические памятники: Система письма и фонологическая реконструкция. — М.: URSS, 2011. — (136). — ISBN 978-5-354-01703-4.
  • Ахатов Г. Х. Некоторые следы языка орхоно-енисейских памятников в диалекте западносибирских татар // Материалы Всесоюзного совещания по общим вопросам диалектологии и истории языка. Тезисы докладов и сообщений. — М., 1975. — С. 35—36.
  • Батманов И. А., Арагачи З. Б., Бабушкин Г. Ф. Современная и древняя енисеика. — Фрунзе, 1962. — 252 с.
  • https://unicode-table.com/ru/10C01/