.ae

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/.ae latin yazuında])
.ae
Нигезләнү датасы 1992
Сурәт
Спонсор Telecommunications and Digital Government Regulatory Authority[d]
Дәүләт  БГӘ
Рәсми веб-сайт uaenic.ae
 .ae Викиҗыентыкта

.aeБГӘнең югары дәрәҗәле милли домены. 1992 елда кертелә, Telecommunications Regulatory Authority оешмасының aeDA бүлеге тарафыннан идарә ителә.

Икенче һәм өченче дәрәҗә доменнарны теркәү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Теркәүләр икенче дәрәҗәдә (ирекле зона) һәм өченче дәрәҗәдә (чикләүле зона) төркемнәр буенча өстәмә астдоменнар күрсәтелгәндә рөхсәт ителә. 1995 елдан 2003 елга чаклы co.ae астдомены коммерциягә бәйле затлар өчен кулланылган, ләкин 2003 елда UAEnic оешмасы тарафыннан икенче дәрәҗә теркәүләрне коммерцияле куллану өчен үзгәртелә. Шунда ук co.ae зонасында инде булган теркәүләргә хуҗаларының теләкләре буенча, теркәү вакытын озынайтырга мөмкинлек бирелә. 2008 елда, .ae домены TRA (Telecommunication Regulatory Authority) идарәсенә тапшырылгач, оешма .co.ae астдомены буенча яңа сәясәт турында игълан итә: астдомен бары җирле коммерцияле компанияләр өчен генә кулланыла.

Гомумән, астдоменнар структурасы түбәндәгечә:

  • .ae – компанияләр, оешмалар һәм аерым затлар өчен;
  • .co.ae – компанияләр өчен;
  • .net.ae – челтәр провайдерлары өчен;
  • .gov.ae – хөкүмәт һәм министрлыклар өчен;
  • .ac.ae – көллият, университет, институт һәм академияләр өчен;
  • .sch.ae – гомумбелем һәм шәхси мәктәпләр өчен;
  • .org.ae – коммерцияле булмаган оешмалар өчен;
  • .mil.ae – хәрби оешмалар өчен;
  • .pro.ae – һөнәри максатлар өчен, .aeDA теркәүне 2008 елда туктатты;
  • .name.ae – аерым затлар өчен, .aeDA теркәүне 2008 елда туктады.

.ae доменында .ae зонасында акредитацияләнгән теркәүчеләр аша гына теркәлеп була.

Аккредитацияләнгән теркәүчеләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]