1960 елгы Аурупа футбол чемпионаты

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/1960 елгы Аурупа футбол чемпионаты latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
1960 елгы Аурупа футбол чемпионаты
Тулылыклар
Кабул итүче ил [[Flag of France.svg Франса]]
Вакыт 6 июль 1960 — 10 июль 1960
Такымнар 4
Үткәрү урын(нары) 2 (2 шәһәрдә)
Урыннар
Чемпион  ССРБ
Икенче урын  Югославия
Өченче урын  Чехословакия
Дүртенче урын  Франция
Ярыш статистикасы
Уйналган мачлар 4
Кертелгән туплар 17 (бер мачта Төзмә хата: күзәтелмәгән оператор <)
[[]] →

1960 елгы Аурупа футбол чемпионаты (фр. UEFA Championnat Européen du Football 1960) — 1960 елда узган беренче УЕФА Аурупа футбол чемпионаты. Чара 6 июльдән 10 июльгә кадәр Франциянең ике шәһәрендә (Париж һәм Марсел) үткәрелгән.

Ярышта 4 җыелма такым катнашкан.

Ярыш финалның 1/2 өлешеннән башланып, «җиңелгән очракта төшеп калу» схемасы буенча үткәрелгән.

Чемпионатның 4 уенында 17 туп кертелгән. Иң күп туп кертүчеләр: Валентин Иванов, Виктор Понеделник (икесе дә - ССРБ), Милан Галич, Дражан Еркович (икесе дә - Югославия), Франсуа Үтт (Франция) - 2 туп.

Финалда ССРБ җыелмасы Югославияне өстәмә вактыта 2:1 исәбе белән җиңеп, беренче тапкыр Аурупа чемпионы исеменә лаек булган. Өченче урын өчен мачта Чехсловакия җыелмасы Францияне 2:0 исәбе белән җиңгән.