2007 елгы ТФА ТӘһСИ Халык авыз иҗатын җыючы экспедициясе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/2007 елгы ТФА ТӘһСИ Халык авыз иҗатын җыючы экспедициясе latin yazuında])

2007 елның җәендә Татарстан Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтыннан халык авыз иҗатын җыючы экспедиция филология фәннәре кандидатлары : Флора Әхмәтова- Урманче һәм Ленар Җамалетдин җитәкчелегендә Буа районының Күл- Черкене, Кильдураз, Казма, Каенлык авылларында яшәүче өлкән яшьтәге кешеләрдән, мәктәп, китапханә альбомнарыннан кыска җыр, такмак,бәет, мөнәҗәт, әкият һ.б.жанрга караган халык авыз иҗаты әсәрләре язып алды.

Флора ханым авылга килгәч, иң элек Бакый ага рухына багышлап, әби-бабайларны җыеп коръән укытты. Соңыннан бу мәҗлестә катнашучылардан бәетләр, мөнәҗәтләр диктофоннарга яздырылды.

Шуннан соң озак тормый, Флора ханым Әхмәтова - Урманче 2007 елның 16 октябрендә 73 яшендә вафат булды.

Татар халкының җыр чишмәсе чал гасырлар түреннән агып килә, юлында карурманнар, биек тау кыялар очраса да, туктамаган ул чишмә, үзенең сихерле

моңнары, тылсымлы авазлары белән кешеләргә куаныч, юаныч, дәрт биреп,һаман челтерәп ага, һаман җырлана торсын иде.

Авылыбызда балаларның, аналарның шат җырлары гына яңгырасын, кайгы – сагышлар, аерылу ачыларын чагылдырган көйләр булмасын. Халкыбыз үз байлыгы – теле, дине, моңы, гореф – гадәтләре, күркәм йолаларыннан аерылмасын иде.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1. Ленар Җамалетдин. Буада байлык Буа буарлык.\\ Мәдәни җомга.2007 .31 август.-Б.- 19.