30 февраль

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/30 февраль latin yazuında])

30 февраль — берничә илдә тарихта 3 тапкыр булган көн. Милади тәкъвиме буенча февраль аенда 28 көн (кәбисә елларда — 29).

1712 елгы швед февраль тәкъвиме.
февраль
Дш Сш Чш Пҗ Җм Шм Як
      1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29      
2024 ел

1699 елда Швециядә юлиан тәкъвименнән григориан тәкъвименә күчү булган. Ләкин шведлар 11 көнгә сикермичә, кәбисә елларына игътибар итмичә, күчүне 40 елга сузырга уйлаганнар. Ягъни, һәр февраль 28 көнне генә билгеләгәннәр. Шулай итеп, һәр 4 ел алар григориан тәкъвименә якынлашканнар. Ләкин 1704 һәм 1708 елларны кәбисә булып уздырып, 1711 елда Карл XII әмере буенча алар күчүдән баш тарттылар. Һәм 2 югалткан көнне кайтару өчен 1712 елга 2 көнне куштылар. Шулай итеп шул елны Швециядә 30 февраль көне булган.

Кайбер чыганакларга күрә СССРда да ике тапкыр 30 февраль көне булган.

Галим Сакробоско фикеренчә, Борынгы Рим тәкъминедә дә 30 февраль көнен билгеләгәннәр.

Шулай ук кара[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]