Авыл көнкүреше (журнал, Минзәлә)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Авыл көнкүреше (журнал, Минзәлә) latin yazuında])
(Awıl könküreşe битеннән юнәлтелде)
Авыл көнкүреше

Нигезләнде

1925

Тел

татар теле

Публикацияләр туктату

1926

Төп офис

Минзәлә

«Авы́л көнкүреше́» - айлык авыл хуҗалыгы журналы. ВКП(б)ның Минзәлә канткомы органы. 1925-26 елларда Минзәлә шәһәрендә татар телендә нәшер ителә.

Журнал битләрендә авыл хуҗалыгын квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләләре күтәрелә, игенчелек, терлекчелек, умартачылык, яшелчәчелек тармаклары буенча киңәшләр басыла. Рубрикалары: «Терлекчегә киңәшләр», «Умартачыга киңәшләр», «Файдалы киңәшләр» һ.б.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • ТР Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институты
  • Татар энциклопедиясе. Казан, 2008.