DJ Radik

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/DJ Radik latin yazuında])
DJ Радик / диджей Радик
Тулы исеме

Радик Вәлит улы Яруллин

Туу көне

22 март 1986(1986-03-22) (37 яшь)

Туу урыны

Мәскәү, ССРБ

Эшчәнлек еллары

Дәүләт

Россия байрагы Русия Федерациясе

Һөнәрләр

музыкачы

Милләт

татар


Радик Яруллин, сәхнә псевдонимы DJ Radik(укыла диджей Радик) — Мәскәүдә яшәп иҗат итүче музыкант һәм артист. Тулы исеме – Радик Вәлит улы Яруллин (DJ Радик).

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тамырлары — Нижгар өлкәсенең Зур Рбишча авылыннан. Радик сигез яшеннән музыка белән шөгыльләнә башлый – синтезаторда, гитарада уйный, аранжировкалар ясап карый.

Унбиш яшендә Радик Яруллин Мәскәүнең җидееллык 64нче музыкаль мәктәбенең фортепиано классын тәмамлый. Анныры соң ул “Кызыл Химик” исемле рок-лицейга музыкаль менеджмент курсына белем алырга керә. Соңырак Радик Гнессиннар исемендәге Рәссәй музыка академияендә укый.

Академиядән соң Радик концертларда, дискотекаларда, клубларда чыгыш итә. Радик Яруллин шулай ук «C_File» группасында һәм «Айкау» исемле татар яшьлер вокаль төркемендә җырлады.

Беренча соло альбомы “Минем дөньям” дип атала. Барлыгы биштән күбрәк популяр альбомнары дөнья күрде. Алар арасында “Tatar remixlari”, “Tatar discotekasi 2006”, “DJ Radik дискотекага чакыра”, “Көзләрем” исемле альбомнар.

DJ Radik — “Татарстанның нонстоп диджее – 2004” һәм “Иң яхшы татар диджейы – 2005” кебек күп төрле бәйгеләр һәм фестивальләр лауреаты.

Хәзергә көндә Мәскәү клубларында диджей буларак чыгыш итә.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]