Мидия
Мидия Μηδία, Mādāya | ||||
| ||||
---|---|---|---|---|
Башкала | Экбатана | |||
Тел(ләр) | мидия теле | |||
Халык | иран телле халыклар | |||
Мидия (юнанча Μηδία, ассирийчә Mādāya) — борынгы көнчыгыш дәүләт, көнбатыш Ирандагы этногеографик өлкә. Аракс елгасы һәм Эльбурс тауларыннан Фарсага кадәр җәелгән булган. Иран телле халык тора.
Мидия патшалыгы 670 б.э.к. - 550 б.э.к. елларда булган, чәчәк ату дәверендә этник Мидиядән зуррак территориясендә урнашкан.
Һеродот буенча Мидия халкының бүтән атамасы - ариләр (Һеродот, VII, 62). Мидиялеләр изге китабы "Ариләр Иле" (авеста Airyanam Dahyunam) дип йөртелгән, шуңа күрә "ариләр" - мидиялеләр үзисеме булган ахры.
Соңгы тикшеренүләр буенча борынгы мидиялеләрнең Y-ДНК һаплотөркеме R1a-Z93 булган, нәкъ шушы һаплотөркем бүгенге татарлар арасында еш очрый[1].
Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Иран телле мидиялеләр көнчыгыштан күчеп, җирле арий булмаган кабиләләрне (гутий, лулубей, касситлар халкын) ассимиляцияләгән.
625 — 585 б.э.к. елларда патша Увахшатре җитәкчелегендә Мидия зур Әссүрия дәүләтен басып ала, соңрак Урарту, Анатулы илләрен буйсындыра.
Мидиянең башкаласы - Экбатана шәһәре булган (бүгенге Һәмәдан).
550 б.э.к. фарсы патшасы Кир II Мидияне басып ала. Фарсылар - мидиялеләргә бик якын халык, Кир анасы - мидияле булган. Кир II явы нәтиҗәсендә Мидия Ахәменид дәүләтенә вилаять (сатрапия) буларак керә.
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Всемирная история в 10 тт., тт.1,2, М., 1956.
- Геродот. История в 9 книгах. М.. 1972.
- Дьяконов И. М. История Мидии. М.-Л., 1956.
- Страбон. География в 17 книгах. М., 1994.
- Кайлер Янг-младший. Ранняя история мидийцев и персов и Ахеменидская держава до смерти Камбиса // Персия, Греция и Западное Средиземноморье ок. 525—479 гг. до н. э. М., 2011. С. 13—71. (Серия: Кембриджская история древнего мира. Т. IV) — ISBN 978-5-86218-496-9
- Медведская И. Н., Дандамаев М. А. История Мидии в новейшей западной литературе. — В Либерее «Нового Геродота»