Эчтәлеккә күчү

Кама (җәнлек)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кама (җәнлек) latin yazuında])
(Qama битеннән юнәлтелде)
Кама
Халыкара фәнни исем Lutra lutra L., 1758[1][2][3]
Әйтелеш
Таксономик ранг төр[1][2][3]
Югарырак таксон выдры[d][1][2]
Шушы чыганакларда тасвирлана Әрмән совет энциклопедиясе[d]
Нәрсәнең чыганагы Lutra lutra faeces[d]

 Кама Викиҗыентыкта

Камá яки гади кама (Lutra lutra) — сусар гаиләлегенә караган җир-су имезүчеләр ерткыч кыйммәтле тиреле җәнлеге, өч кама ыругының бер төре (Lutra).

Кама - сытылган сыгылмалы тәнле зур җәнлек. Кама тәне озынлыгы - 55-85 см, койрыгы - 26-55 см, авырлыгы - 6-10 кг, аяклары кыска, йөзү ярысы белән, көчле йомшак йонсыз койрыклы җәнлек.

Өстән куе көрән, астан аксыл, көмеш төсле, су үткәрмәүчән тиреле җәнлек. Су астында яхшы йөзә.

Бөтен Аурупада, Азиядә, Төньяк Африкада таралган. Россиядә һәркайда, хәттә Чукоткада очрый.

Кама - җир-су җәнлеге, чумып, суда ризыкны эзләп таба, су астында 2 минута дәвамында йөзә ала.

Гадәттә урман елгаларында, сирәкрәк күлләрдә, буада яши, диңгез яр буйларында да очрый.

Кама өненә керү су астында кала. Кышын аш эзләгәндә тәүлектә 15-20 км кар өстеннән бара ала.

Кама күбесенчә балык (сазан, чуртан, керкә, чабак, ташбаш) ашый, вак балыкны яхшырак таба. Кышын бакалар да ашый. Җәен шулай ук су тычканнары, бүтән кимерүчеләр, шөлди, үрдәкләргә аулый. Кама - ялгыз итеп яши.

Кама анасы 3-4 күрмәүче бала таба, йөклелек вакыты - 270 көн.

Кама тиресе бик күркәм һәм кыйммәтле.

2000 елда Бөтендөнья табигать саклау берлеге каманы кызыл исемлеккә кертә.

Логотип Викисловаря
Логотип Викисловаря
Викисүзлектә мәкалә бар «Кама»
  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 1,5 Integrated Taxonomic Information System — 2003.
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 2,5 Mammal Species of the World: A Taxonomic and Geographic Reference / D. E. Wilson, D. M. Reeder — 3 — Baltimore: JHU Press, 2005. — 35, 2142 p. — ISBN 978-0-8018-8221-0
  3. 3,0 3,1 3,2 3,3 Smith A. T., Xie Y., Lunde D. P. et al. A Guide to the Mammals of China. / A. T. Smith, Y. XiePrinceton: Princeton University Press, 2008.