Рафаил Фатыйхов
(Rafail Fatıyxov битеннән юнәлтелде)
Навигациягә күчү
Эзләүгә күчү
Рафаил Фатыйхов | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | Рафаил Вәли улы Фатыйхов |
Үлгән | 28 декабрь 2010 |
Һөнәре | артист |
Рафаил Фатыйхов — Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбур татар дәүләт драма театрының артисты, Русиянең атказанган артисты.
Урта белемне Рафаил Фатыйхов Оренбурда ала, аннары соң ул Питырбурда театр, музыка һәм кинематография дәүләт институтының актерлар бүлеген тәмамлый.
1973—1990 елларда ул Оренбур филармониясе каршындагы татар драма коллективында артист булып эшли. Бу елларда ул 30дан артык рольләр башкара, сәхнәдә 10 артык спектакль куя.
1991 елдан бирле Рафаил — Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбур татар дәүләт драма театрында әйдәп баручы актер. Бу театрда гына да ул 40 артык роль уйнады.
Артист 2010 елда вафат була. Сәхнә остасы Оренбурның мөселман зиратында җирләнә.