Роберт Мортазин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Роберт Мортазин latin yazuında])
(Robert Mortazin битеннән юнәлтелде)
Роберт Мортазин
Туган телдә исем Роберт Габделнур улы Мортазин
Туган 7 гыйнвар 1958(1958-01-07) (66 яшь)
Иске Өҗем, Әтнә районы, Татарстан
Милләт татар
Әлма-матер Казан театр укуханәсе
Һөнәре артист, мөдир

Роберт Габделнур улы Мортазинтатар артисты, Татар дәүләт яшь тамашачы театры мөдире, җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Театр Әһелләре Берлеге әгъзасы.

1958 елның 7 гыйнварында Татарстанның Әтнә районы Иске Өҗем авылында дөньяга килә. 1982 елда Казан театр училищесын, 2009 елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлый.

Эшчәнлеген Кәрим Тинчурин исемендәге Драма һәм комедия театрында артист булып башлый. 1987 елда, театрының үз бинасы булдырылу белән, ул җитәкчелек эшенә күчерелә – сәхнәләштерү бүлеге мөдире, баш администратор, соңрак, мөдир урынбасары булып эшли. 2000 елның декабрендә Роберт Мортазинны Г. Камал исемендәге академия театрына эшкә чакыралар. Ул анда баш администратор булып эшли.

2002 елданТатар дәүләт яшь тамашачы театры мөдире.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]