Соңми суешы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Соңми суешы latin yazuında])
(Soñmi suyışı битеннән юнәлтелде)
Ми Лай авылында АКШ гаскәриләре үтергән балалар
АКШ гаскәриләре үтергән карт һәм бала
АКШ гаскәрие Ми Лай авылында йортны яндыра

Соңми суешы яки Ми Лай суешы, Соңмидә масс-күләм үтереш (вьетнамча Thảm sát Sơn Mỹ) — АКШ гаскәре кылган хәрби җинаять, 1968 елның 16 мартында Көньяк Вьетнамның Куаңгай вилаяте Соңми округы Ми Лай авылында АКШ солдатлары берничә авылларның хәрби булмаган 504 кешесен үтергән, шул исәптән 173 бала, 182 хатын-кыз (алар арасында 17 йөкле), 60 карт.

АКШ солдатлары үтерү алдыннан күпчелек корбаннарны газаплаган, хатын-кызларны көчләгән.

Әлеге җинаять дөнья җәмгыятенең ачу хисен күтәргән һәм АКШ кылган Вьетнам сугышында төп символик вакыйга булып санала.

504 кешене үтерү өчен бер генә АКШ гаскәрие Уильям Келли җаваплылыкка тартылган, ләкин 3,5 еллык өй сагында булганнан соң акланган.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1968 елның 16 мартында артиллериядән атыштан соң лейтенант Уильям Келли җитәкләгән 1-нче взвод авылга кереп, чокырда 50 крестьянны үтергән, соңрак авылда кулга алынган 100 әсирне бетергән, шул ук Биньэй авылында кылган.

Авылга кергән 100 АКШ гаскәриедән масс-күләм үтерештә 30 АКШ хәрбие актив катнашкан.

Икенче взвод Микхе-4 авылына кергәч бөтен кешеләрне үтерә башлаган. Пирс комиссиясе бенча үтерешләр максатчан бетерүгә әйләнгән.

Корбаннар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Соңми суешында корбаннар саны төгәл билгеләнмәгән. Авылда урнаштырылган һәйкәлдә 1-82 яшьлек 504 исем күрсәтелгән:

  • 173 бала
  • 182 хатын-кыз (шул исәптән 17 йөкле хатын)
  • 60 карт
  • 60 яшькә яшьрәк 89 ир-ат

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]