Вьетнам сугышы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Вьетнам сугышы latin yazuında])
Вьетнам сугышы
Төп низаг: Салкын сугыш

АКШ гаскәриләренең хәрби җинаятьләре
Дата

19571975, 30 апрель

Урын

Көньяк-Көнбатыштагы Азия

Сәбәп

Франция һәм АКШ коллониаль һөҗүме

Нәтиҗә

Төньяк Вьетнам хәрби, сәяси җиңүе. АКШ-ның сәяси җиңелүе

Көндәшләр
Сәргаскәрләр
  • Көньяк Вьетнам: Нго Динь Зьем
  • Нгуен Као Ки
  • Зыонг Ван Минь
  • Нгуен Нгок Лоан
  • АКШ: Линдон Джонсон
  • Уильям Уэстморленд
  • Ричард Никсон
  • Крейтон Абрамс
Төньяк Вьетнам: Хо Ши Мин
  • Ле Зуан
  • Нгуен Чи Тхань
  • Во Нгуен Зиап
  • Ван Тиен Зунг
  • Чан Ван Ча
  • Тон Дык Тханг
  • Нгуен Ван Линь
Яклар көчләре
1,2 млн. (1968) 520 мең (1968)
Югалтулар
АКШ — 58 мең вафат, 303 мең яралы (күбесе үлгән)
  • Көньяк Вьетнам — 250 мең вафат, 1 млн. яралы
  • Көньяк Корея — 3096 вафат
  • Австралия

вафат: 500 яралы: 2400

  • Таиланд

вафат: 350

  • Яңа Зеландия

вафат: 37

  • Төньяк Вьетнам

вафат: 1 млн. 100 мең яралы: 600 мең

  • Кытай

вафат: 1 мең

  • ССРБ

вафат: 16.

Вьетнам сугышы (tat.lat. Vyetnam suğışı(үле сылтама), вьетн. Chiến tranh Việt Nam, ингл. Vietnam War) — XX гасырда купкан иң зур хәрби низагларның берсе, АКШ, ССРБ, Вьетнам тарихында, мәдәниятендә, иҗтимагый тормышында әһәмиятле эз калдырды. Салкын сугышның төп низагларның берсе.

Вьетнам сугышы нәтиҗәсендә АКШ үз тарихында иң зур хәрби һәм сәяси җиңелүенә очрый, дәүләтнең эчке көрәше нәтиҗәсендә контракт гаскәргә күчә, «Вьетнамнан соң» дигән синдром АКШ-та әле дә саклана.

Низаг тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Колониядән Бәйсезлеккә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

XIX гасырдан Вьетнам Франция колониаль империясенә керә.

Беренче бөтендөнья сугышыннан соң Вьетнам үзаңы арта, бәйсезлек өчен көрәш актив башлана. 1941 елда Кытайда «Вьетнам бәйсезлеге өчен Лигасы» (Вьетминь) оеша. Соңрак бу оешмасын коммунистик карашлы Хо Ши Мин җитәкли.

Икенче бөтендөнья сугышында Франция Япония белән француз колониаль идарә калдыруын килешә.

1944 елда Япония Вьетнамны тулысынча буйсындыра.

1945 елда Вьетнам бәйсезлеге өчен көрәшүчеләр Хо Ши Мин һәм Во Нгуен Зиап җитәкчелегендә Ханой шәһәрен азат итә.

1945 елның 2 сентябрендә Хо Ши Мин бәйсез Демократик Вьетнам Җөмһүриятен игълан итә.

Франция колониаль һөҗүме[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ләкин Франция үзенең колониясенең бәйсезлеген танымый һәм 1945 елда Вьетнамга һөҗүм итә. Килешүгә карамастан 1946 елның декабрендә Франция Вьетнамга каршы тулы колониаль сугышны башлый.

Ләкин Франция Вьетнамның партизан хәрәкәтен җиңә алмый. 1950 елда АКШ Франциягә булыша башлый. 19501954 елларда АКШ Франциягә 3 млрд. доллар бирә. Шуңа карап Кытай Вьетнамга хәрби ярдәм күрсәтә башлый. Бу вакытта АКШ 80 % сугышның кыйммәтен Франциягә түли.

Женева килешүләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Женева килешүләре буенча Вьетнам 17-нче параллелдә бүленә

1954 елга Франция көчләре җиңелә диярлек. 1954 елның маенда Дьенбьенфу бәрелешендә Вьетнам партизан көчләре Франция көчләрен тар-мар итә.

Дьенбьенфу бәрелеше нәтиҗәсендә Франция Вьетнам белән 1954 елның июлендә Женева килешүләре имзаларга дучар була.

Женева килешүләре буенча Вьетнам 17-нче параллелдә бүленә, Төньяк Вьетнам Вьетмин идарәсендә (бәйсез), Көньяк Вьетнам колониаль идарәсендә (Франция тарафыннан билгеләнгән) — кала.

АКШ тыгылуы: Женева килешүләрен бозу[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

АКШ Президенты Дуайт Эйзенхауэр һәм Нго Динь Зьем. Вашингтон һава аланы. 1957

1955 елның 16 июлендә Көньяк Вьетнам җитәкчесе Нго Динь Зьем (АКШ-та таянып) Җенева килешүләреннән баш тарта, солых килешүен боза. 1959 елда Зьем сәясәте нәтиҗәсендә сугышның яңа чоры башлана. Зьемга каршы партизан көчләре Көньяк Вьетнам азат итү Милли фронтында (Көнбатышта аны Вьетконг дип исемләнә) берләшә.

1961 елның декабрендә АКШ үз көчләре Вьетнамга җибәрә.

Беренче Вьетнам берләштерүе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1963 елның гыйнварендә Апбак бәрелешендә Көньяк Вьетнам партизаннары Зьем көчләрен тар-мар итә.

Шулай итеп АКШ «курчагы» тулысынча җиңелә, ноябрендә аны үтерелә.

АКШ үз көчләрен Вьетнамга күбрәк җибәрә:

АКШ һөҗүме[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

АКШ һөҗүме: M48 «Паттон» танкы Данангны яндыра

1964 елның 2 августында Тонкин култыгында АКШ эсминецы «Мэддокс» Төньяк Вьетнам чикләрен боза, «Мэддокс» һәм Төньяк Вьетнам чик торпедлы катерлары арасында бәрелеш булган.

4 августта АКШ очкычлары Вьетнам җирен бомбалыйлар. Вьетнам җавабында 1965 елда Плейку АКШ хәрби объектларын һәм Сайгонда Бринкс кунакханәсен һөҗүм итә.

АКШ-ның тоталь сугышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Америка җинаятләре хурлыклы сугышта, 1965 ел
Вьетнам кешесе АКШ-әсирлегендә. Америка җинаятләре хурлыклы сугышта, 1966 ел

АКШ президенты Джонсон 1965 елда Вьетнамга каршы тулы сугышны башлый.

АКШ Вьетнам сугышы вакытында зур җинаятләрне ясый: граҗдан халык үтерүе, балаларны, хатын-кызларны азаплары, НАПАЛМ, химия коралларын куллануы, Вьетнам шәһәрләрен, авылларын яндырып бетерүе.

Ләкин АКШ рәхимсезлеге Америкага җиңәргә булышмый.

Америка җинаятләре хурлыклы сугышта: үтерелгән Вьетнам эшчеләре

Бәйсезлекнең җиңүе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Совет зенитчылары Вьетнам күген саклый, 1966 ел

1965 елдан ССРБ Вьетнамга хәрби-техникалыкча булыша башлый: зенит-ракетлы комплекслар тапшырыла. Совет зенитчылары күп АКШ хәрби очкычларын юк итә. 1975 елның мартында Төньяк Вьетнам гаскәрләре азат итү һөҗүмен башлый.

1975 елның 30 апрелендә 11:30 сәгатендә Төньяк Вьетнам коммунистлары Сайгонда Бәйсезлек Сарае өстендә Азатлык байрагын күтәрә. Төньяк Вьетнам көчләре тулысынча җиңәләр, АКШ һәм аның курчаклары бөтенләй җиңеләләр.

Шулай итеп Вьетнам утыз ел дәвамында азатлык өчен көрәшендә җиңә. АКШ үз иң хурлыклы сугышында җиңелә.

Вьетнам сугышы мәдәниятендә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Вьетнам сугышы дөнья мәдәниятенә зур йогынтысын ясый. АКШ дәүләтендә хиппи-хәрәкәте, сугышка каршы, хокуклар яклавы оешмалары барлыкка киләләр.

Күп Һоливуд фильмнары Вьетнам сугышына багышланган:

  • «Тоташ металлы кабык» (ингл. Full Metal Jacket);
  • «Боланнарга аучы» (ингл. The Deer Hunter);
  • «Без солдатлар булган идек» (ингл. We Were Soldiers);
  • «Ахырзаман бүген» (ингл. Apocalypse Now);
  • «Взвод» (ингл. Platoon);
  • «Форрест Гамп» (ингл. Forrest Gump);
  • «Рэмбо» (ингл. Rambo);
  • «Тыныч америкалы» ингл. The Quiet American;
  • «Вудстокны кинәт һөҗүмләү» (ингл. Taking Woodstock).

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Дэвидсон Ф. Война во Вьетнаме (1946—1975) = Vietnam at War: The History 1946-1975. — М.: Изографус, Эксмо, 2002.
  • Гордиенко А. Н. Войны второй половины XX века. — Мн.,: "Современная литература", 1999. — ISBN 985-437-507-2
  • Stanley Karnow. Vietnam: A History. — Penguin, 1997. — ISBN 0140265473
  • Andrew Krepinevich Jr. The Army and Vietnam. — The Johns Hopkins University Press, 1988. — ISBN 0801836573
  • Guenter Lewy. America in Vietnam. — Oxford University Press, 1980. — ISBN 0195027329
  • Michael Lind. Vietnam: The Necessary War. — Free Press, 2002. — ISBN 0684870274
  • Lewis Sorley. A Better War. — Harvest Books, 2007. — ISBN 0156013096
  • Shelby L. Stanton. The Rise and Fall of an American Army. — Novato, CA: Presidio Press, 1985. — ISBN 0-89141-232-8
  • Harry Summers. On Strategy: A Critical Analysis of the Vietnam War. — Presidio Press, 1995. — ISBN 0891415637
  • Marilyn Young. Vietnam Wars 1945-1990. — Harper Perennial, 1991. — ISBN 0060921072
  • The Measure of Agression = A Documentation of the Communist Effort to Subvert South Vietnam. — Saigon, 1966.