Театр

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Театр latin yazuında])
(Teatr битеннән юнәлтелде)
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Мәскәүнең Зур театры
Panorámica interior del Teatro Colón (cropped).jpg

Теа́тр, рәкысханә[1] (грек. θέατρονкарау өчен урын) — авторның фикерләре, хисләре актер яки актерлар төркеме ярдәмендә сәхнәдән тамашачыга җиткергән сәнгатьнең бер юнәлеше.


Театр гел коллектив белән башкарыла торган сәнгать булган. Хәзерге театрда актерлар, режиссер (дирижер, балетмейстердан), композитор, хореограф, гримерлар, һәм башкалар катнаша.

Театр үсеше һәрвакыт җәмгыятьнең үсешенә һәм гомумән мәдәният торышына, аның чәчәк атуы яки төшүе, театрда теге яки бу сәнгать тенденцияләренең өстенлек итүе һәм аның илнең рухи тормышындагы роленә бәйле булган.

Театрның төрләре: драма театры, опера, балет, курчак театры, пантомима театры һ. б.

Башка төрләреннән аермалы буларак, драма театрында спектакль әдәби әсәргә (пьесага) нигезләнеп сәхләнәштерелә. Драма театры артисты өчен, хәрәкәтлардән кала, төп сәнгать чарасы булып сүз, костюм, грим тора.

Опера драматик хәрәкәт, вокал һәм оркестр музыкасы белән тыгыз бәйләнгән. Анда еш кына бию дә бар. Ул Италиядә 16-17 гасырлар ахырында туа.Опера әсәре-сүз, хәрәкәтләр һәм музыка синтезына нигезләнгән музыкаль-драма әсәр. Аның әдәби нигезе–оригиналь яки әдәби әсәргә нигезләнгән либретто.Операда оркестр зур роль уйный. Зур опера, комик опера, романтик опера, опера-балет һ.б. жанрлар бар.

Балет-сәхнә сәнгатенең төре; спектакльнең эчтәлеге музыкаль-хореографик образларда чагыла.Анда төп өч позиция бар: солистлар, кордебалет һәм музыкантлар (оркестр). Бу театр төре өчен дә әдәби әсәр буенча либретто языла. Балетта биюнең төп төрләре бар: классик бию һәм характерлы бию, шулай ук актерлар герой хисләрен, аларның үзара сөйләшүен бирә торган пантомима.

Пантомима-мимика һәм пластика ярдәмендә, сүз кулланмыйча, сәнгать образын булдыру.Ул Борынгы Грециядә барлыкка килә. 1702 елда пантомима театральләшкән балет рәвешендә Лондондагы «Друри-Лейн» театрында куела. Дебюро батисты лирик пантомимага нигез сала,аның ярдәмендә пантомиманың классик герое–Пьеро килеп чыга.ХХ гасырда пантомима белән Карно төркеме шөгыльләнә, анда беренче тапкыр Чарли Чаплин, Макс Рейнхардт, Жан-Луи Барро, Марсель Марсо һәм башкалар чыгыш ясый. ХХ гасыр башында драматик пантомима барлыкка килә.

Мюзикл-музыка театрының төре, анда диалоглар, җырлар, музыка, биюләр берләшә.Ул XX гасыр башында АКШда барлыкка килә. Сюжет дөнья драматургиясенең танылган әдәби әсәрләреннән алына . Мюзикл– ике актлы спектакль.

Курчак театры. Бу театрда актёрлар урынына курчаклар уйный. Ул өч төрле була: Өске курчак театры. Анда курчаклар белән астан идарә итәләр.Өстән җепләр яки чыбыклар ярдәмендә курчаклар (марионеткалар) белән идарә иткән театр түбән курчак театры дип атала.Урта курчак театрында курчак уйнатучылар дәраҗәсендә идарә итәләр.


Беренче театр Грециядә ике мең елдан артык элек килеп чыккан. Ул башта бәйрәмнәрдә халыкның күңелен ачу өчен булган.

Б. э. к. V гасырда Афинада театр тамашалары дини бәйрәмнәрнең аерылгысыз өлеше булган. Башта трагедияләр генә куелган, аннары комедияләр дә күрсәтелә башлаган. Пьессаларны бер генә тапкыр куйганнар, шуның өчен ул драматургларга яңа пьессалар язарга стимул булып торган. Ләкин драматурглар, әсар язудан кала, режиссер, композитор һәм актер да булганнар. Шунысы кызык, борынгы Рим драматургы Ливий Андроникның дөньяда беренче "фонограмманы" уйлап чыгарган. Ул тавышсыз калган, ләкин үз артыннан сөйләргә бер малайны тапкан.

Греклар театрында түбә булмаган, шулай ук алар бик зур булганнар,анда 17 меңнән 40 меңгә кадәр кеше сыя алган. Б. э. к. IV гасырда таш театрлар төзелә башлаган.

Борынгы театр тарихының бер үзенчәлеге бар: актерлар үз мимикасын кулланмыйча уйнаганнар. Аның урынына алар төрле битлекләр кигәннәр. Күп игътибар хәрәкәтләргә һәм киемнәргә бирелгән. Театрда уйнаучылар ир кешеләр генә булган, шулай ук хатын-кыз ролен дә алар уйнаганнар. Элеккеге Римда реализмны нык яратканнар. Актер 100% роленә кереп уйналган театр яхшы куелган дип саналган.

Борынгы Грециядә театр дәүләт эше дип саналган. Периклдан башлап хөкүмәт матди яктан тәэмин ителмәгән кешеләргә дә театрга барырга мөмкинлек биргән. Моның өчен башта һәркемгә театрга бер , ә аннары өч тапкыр баруга субсидия бирелгән. Драматурглар, актерлар хөрмәтле гражданнар булганнар һәм югары җәмәгать вазифаларын башкара алганнар. Ләкин Римда театр сәнгатенең статусы төшкән. Тиздән аларны Колизейда һәм башка театр биналарында узган гладиатор сугышлары белән алыштыра башлаганнар.


Рус театры бик борынгы заманнарда ук барлыкка килгән. Ул халык иҗаты белән бәйле. Уенның үсеш процессында алар төрләргә– драмаларга, йолаларга, уеннарга бүленгәннәр. Аларны бары тик чынбарлыкны чагылдырулары һәм диалог, җыр, бию, музыка гына берләштергән.

Халык театры белән параллель рәвештә Русьта скоморохларның театр сәнгате үсеш алган. Русьта курчак театрының барлыкка килүе дә алар белән бәйле. 1068 елда беренче тапкыр скоморохлар елъязмаларда искә төшерелә. Алар җырлаганнар, биегәннәр, шаярганнар, уйнап күрсәткәннәр, музыка коралларында уйнаганнар. Халык театры импровизациядә корылган, пантомима, музыка, җырлау, биюләр үз эченә алган; башкаручылар битлекләр, грим, костюмнар кулланганнар. Башта скоморохлар чыгышы төркемнәргә берләштерүне таләп итмәгән. Әкият, җыр, уен кораллары өчен бер генә башкаручы да җитәрлек булган. Скоморохлар туган җирләрен калдырганнар һәм, акча эзләп, рус җирендә йөргәннәр, авыллардан шәһәрләргә күченгәннәр.

Чиркәү театрга каршы булган һәм аңа үсергә бирмәгән.

Сарай театры Мәскәүдә патша Алексей Михайлович вакытында барлыкка килгән. Беренче тамаша 1672 елның 17 октябрендә булган. Спектакльләрне Немец бистәсеннән Грегори куйган, актерлар да чит ил кешеләре булганнар. Патша Алексей Михайлович вафат булганнан соң, сарай театры ябылган, тамашалар бары тик Петр I заманында гына яңартылган.

Сарай театрыннан башка, Славян-грек-латин академиясендә дә театрлар куелган.Пьесаларны укытучылар язганнар, һәм алар укучылар ярдәмендә куелган. Мәктәп театрының башында Симеон Полоцкий торган.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]