The Beatles

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/The Beatles latin yazuında])
The Beatles
логотип
рәсем

The Beatles

Сулдан уңга өстән аска: Джон Леннон, Пол Маккартни, Джордж Харрисон, Ринго Старр.
Төп мәгълүмат
Жанрлар

рок, мерсибит, рок-н-ролл, психоделик рок

Барлыкка килгән

1960

Таркалган

1970

Ил

Бөек Британия байрагы Бөекбритания

Шәһәр

Ливерпуль

Тел

инглиз теле
немец теле

Состав

Джон Леннон
Пол Маккартни
Джордж Харрисон
Ринго Старр

http://www.beatles.com/

The BeatlesБитлз»; аерым төркемнең катнашучыларын «битллар» дип йөртәләр) — 1960 елда оешкан инглиз рок-төркеме, Ливерпуль шәһәреннән: Джон Леннон (ритм-гитара, соло-гитара, клавишалылар, перкуссия, бас-гитара, вокал), Пол Маккартни (бас-гитара, клавишалылар, гитара, вокал), Джордж Харрисон (соло-гитара, ритм-гитара, ситар, перкуссия, клавишалылар, вокал), Ринго Старр (барабанлар, перкуссия, клавишалылар, вокал).

The Beatles төркеме рок-музыкага зур йогынты ясаган һәм белгечләр тарафыннан XX гасырның иң уңышлы төркемнәреннән берсе дип санала, төркемнең уңышлары табыш ягыннан да, иҗат ягыннан да бик күп. Күп куренекле музыкантлар үз иҗатларында The Beatles җырларының йогынтысын таныйлар. 1963 елда «Please Please Me / Ask Me Why» синглы чыккач, төркем бөтен дөньяда таныла һәм шул ук вакыттан битломания дип исемләнгән глобаль куренешне башлана. Төркемнең музыкантлары һәм аларның продюсеры һәм тавыш режиссеры Джордж Мартин тавыш яздыру тармагында, төрле музыкаль юнәлешләрен кушуга һәм видеоклиплар төшерүгә өлеш керткәннәр.

The Beatles төркемең купчелек җырлары автордашлыкта барлыкка килгән һәм Джон Леннон һәм Пол Маккартни исемнәренә язылган. Rolling Stone журналының «500 бөек альбомнар» тезмәсендә төркемнең Sgt. Pepper’s Lonely Hearts Club Band альбомы беренче урында (тагы дүрт альбомнары беренче дистәдә). Шулай ук, төркем Rolling Stone журналының "50 бөек башкаручылар" тезмәсендә беренче урында. The Beatles музыкасына «Let it Be» фильмы ике Оскар премиясен алган. Бар квартет, ил алдында казанышлары өчен, MBE орденнары белән бүләкләнгән.

1970 елдан The Beatles бергә эшләүләрен туктаталар. Төркем таралгач, музыкантлар һәрберсе аерым карьера эшли башлый. 1980 елда Джон Леннон үз өе алдында һәлак була, 2001 елда Джордж Харрисон яман шеш чиреннән үлә. Пол Маккартни һәм Ринго Старр иҗат эшләрен дәвам итәләр.