Афет Инан

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Афет Инан latin yazuında])
Афет Инан
Туган телдә исем төр. Afet İnan
Туган 29 ноябрь 1908(1908-11-29)
Салоникский вилайет[d], Госман империясе
Үлгән 8 июнь 1985(1985-06-08)[1] (76 яшь)
Әнкара, Төркия
Үлем сәбәбе миокард инфаркты
Күмү урыны Җәбәче Асри зираты[d]
Ватандашлыгы  Госман империясе
 Төркия
Әлма-матер Женева университеты[d] һәм Лицей Богоматери в Сионе[d]
Һөнәре сәясәтче, тарихчы, социолог, университет профессоры
Эш бирүче Әнкара университеты[d]
Ата-ана

 Афет Инан Викиҗыентыкта

Афет Инан (төр. Afet İnan; 1908 елның 29 ноябре, Сәләник1985 елның 8 июне, Әнкара) — төрек тарихчысы һәм социолог.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Афет төрек сәясәтчесе Исмаил Хаккы Узмай һәм аның хатыны Шәхзәнә гаиләсендә 1908 елда Сәләник вилайетның Кесендир районында туа.

Балкан сугышлары аркасында Афет гаиләсе Адапазарга күченә, 1913 елда ул башлангыч мәктәпкә укырга керә. Аннары гаилә күпмедер вакыт Әнкарада, Михалыччыкта, Караогланда һәм Бигедә яши. Әнисе Шехзан туберкулездан 1915 елның 15 маенда үлә. Шуннан соң Исмаил Хаккы яшь хатын Әйшәне ала. Алар Бигедә яшәгәч, Афетның сеңлесе Низиха туа. 1920 елда Афет алты еллык башлангыч белем ала. 1921 елда гаилә Алайга күчеп килә. 1922 елда Элмалада укытучы квалификациясен ала, анда кызлар өчен җирле мәктәп директоры була. 1925 елда Афет Бурсада Хатын-кызлар педагогия көллиятен тәмамлый һәм Измирдә башлангыч мәктәп укытучысы булып эшли башлый. Ул Мостафа Ататөрекне шул елның октябрендә Измирга визиты вакытында очрата.

1925 елда Ататөрк Афетне француз телен өйрәнү өчен Лозаннага, Швейцариягә җибәрә[2]. 1927 елда Төркиягә кайтканнан соң ул Истанбулдагы «Нотр-Дам де Сион» француз лицей-пансионында була. Укуын тәмамлагач, Афет урта мәктәптә тарих укытучысы итеп билгеләнә. 1935 елда Афет янәдән Швейцариядә була һәм өч ел Женева университетында(рус.) Эжен Питтарда белем ала[3]. Югары белем алганнан соң, Афет социология өлкәсендә фәлсәфә докторы дәрәҗәсенә ия була. 1950 елда ул Әнкара университетында(рус.) укытучы була.

Ул Төркия тарих оешмасына нигез салучы һәм аның әйдәп баручы әгъзасы була.

Афет 1985 елның 8 июнендә Әнкарада вафат була[4].

Сайланма библиография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Medeni bilgiler ve M. Kemal Atatürk'ün el yazıları, Ankara, Türk Tarih Kurumu, 1969
  • Atatürk’ten yazdıklarım, Ankara, 1969
  • Recherches Sur les Caractéres Anthropologiques des Population de la Turquie, Genève, 1939
  • Türk Amirali Piri Reis’in Hayatı ve Eserleri
  • L'émancipation de la Femme Turque

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Bibliothèque nationale de France data.bnf.fr: اوپن ڈیٹا پلیٹ فارم, платформа відкритих даних, платформа открытых данных, plateforme de données ouvertes, piattaforma di dati aperti, Opendata-Plattform, otevřená data platforma, åben-data-platform, տվյալների բաց շտեմարան, platforma za odprte podatke, plataforma de datos abierta, plataforma de dados aberta, платформа адкрытых даных, платформа на отворените данни, platforma otwartych danych, ашық деректер платформасы, ачык маалыматтарды платформа, açıq məlumat platforması, ochiq ma'lumotlar platforma, açık verilerin platformu, платформа отвореног података, platforma otvorenih podataka, platforma otvorenog podataka, platforma otvorených údajov, πλατφόρμα ανοικτών δεδομένων, platformu atklātā datu, platforma atvira duomenų, platvormi avatud andmete, avoimen datan foorumi, nyílt adatok platformja, პლატფორმა ღია მონაცემები, платформа за отворени податоци, нээлттэй мэдээллийн тавцан, platformă de date deschise, platformo de malferma datumoj, open data platform, плятформа адкрытых зьвестак, Усьтэм даннойёслэн платформазы, асыҡ мәғлүмәт платформаһы, açıq malümat platforması, açıq malümat platforması, ачык малюмат платформасы, öppen dataplattform, платформаи додаҳои боз, ачык кӧргӱзӱлердиҥ платформазы, гом бæрæггæнæнты платформæ — 2011.
  2. Afet İnan: Anı- Biyografi Türünde Bir Yapıt. әлеге чыганактан 2018-11-11 архивланды.
  3. İki Kurgusal Metin Olarak Otobiyografi ve Tarih: Afet İnan Örneği
  4. Prof. Dr. Afet İnan ( .... - 1985), archived from the original on 2020-08-11, retrieved 2021-05-06