Швейцария

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Швейцария latin yazuında])
(Швейцария Конфедерациясе битеннән юнәлтелде)

Швейцария Конфедерациясе
Швейцария илтамгасы
Байрак Илтамга
Швейцария милли һимны
Рәсми телләр алман теле[1], итальян теле[1], француз теле[1] һәм руманш теле[1]
Башкала Берн[2]
Швейцария федераль
шурасы (хөкүмәт)
Виола Амерд
Альберт Рёшти
Игнасио Кассис
Элизабет Бом-Шнайдер
Ги Пармелен
Беа Янс
Карин Келлер-Зуттер
Халык саны
• Бәя
Халык тыгызлыгы

8 902 308 (30 июнь 2023)[3][4][5]
ТЭП (номинал)
  • Барлыгы
  • Кеше башына

807 706 035 352 $[6] $
КПҮИ  0,962[7] 
Акча берәмлеге Швейцария франкы[d][8]
Интернет-домен .ch[9] һәм .swiss[d]
ISO коды CH
ХОК коды SUI
Телефон коды +41
Сәгать кушаклары UTC+01:00
Җини коэффициенты 33,1[10]
Балигъ булу яше 20 яшь[11] һәм 18 яшь[11]

[12]

Швейца́рия (алм. die Schweiz, фр. la Suisse, итал. Svizzera, ром. Svizra, төр. İsviçre, рәсми исеме – Швейца́рия Конфедера́циясе (алм. Schweizerische Eidgenossenschaft, фр. Confédération suisse, итал. Confederazione Svizzera, ром. Confederaziun svizra) – Үзәк Европада урнашкан, диңгезгә чыгышы булмаган дәүләт. Төньякта Алмания, көнбатышта Франция, көньякта Италия, көнчыгышта Австрия һәм Лихтенштейн белән чиктәш.

Берләшү нигезләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Швейцария Конфедерациясе – тел һәм мәдәният үзенчәлекләрен саклап килүче алман, француз, итальян һәм ретороман (романш) төбәкләреннән торган федератив дәүләт. Бу тарихи, этнографик һәм мәдәни феноменга карата алман теленнән алынган "Willensnation" төшенчәсе кулланыла, аның мәгънәсе – ирекле рәвештә берләшкән ил (милләт). Кайвакыт аны "Willensgemeinschaft" – ирекле рәвештә берләшкән җәмгыять дип тә атыйлар.

"Дәүләт милләте" (Staatsnation) һәм "мәдәният милләте" (Kulturnation) төзү концепцияләренең үзгәрәк ысулы яки бөтенләй капма-каршысы булган бу күренешнең теоретик нигезләрен француз телле язучы, галим һәм җәмәгать эшлеклесе Эрнест Ренан (Ernest Renan, 1823-1892) эшләгән. Бу төр бердәмлек чыгышы белән төрле милләттән булган ватандашларның аңлы рәвештә һәм үзара килешеп уртак тормыш итүен күздә тота. Һәм аны үзәкләштерелгән дәүләт төземи, ул – ирекле һәм тигез хокуклы кешеләр тарафыннан "астан өскә таба" корыла торган ватандашлык җәмгыяте. Берничә буын яшәешендә дистә елларга сузыла торган бу сөрештә дәүләт турыдан-туры катнашмый, ул бары тик моның өчен тиешле шартлар гына тудыра. Һәм ирекле ватандашлык җәмгыяте үзәк хакимиятне торган саен ныгыту юлында түгел, ә киресенчә – вәкаләтләрне җирле органнарга мөмкин кадәр күбрәк тапшыру аша үстерелә.

Бу җәһәттән Швейцария Конфедерациясе күпмилләтле илләр өчен үрнәк булып тора. Бүген мондый үсешне Көньяк Американың Боливия дәүләте максат итеп куя.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дәүләт төзелеше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Швейцария президенты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Швейцариядә ил президенты һәм вице-президенты вазыйфаларын 7 министрдан торучы Федераль шура (хөкүмәт) әгъзалары чиратлап үти. Президент һәм вице-президентны сайлау хөкүмәткә керүче эре фиркаләр консенсусы белән билгеләнә, шуңа күрә ил президентын һәм вице-президентын алыштыру илнең эчке һәм тышкы сәясәтенә сизелерлек үзгәреш кертә алмый: көнүзәк әһәмиятле мәсьәләләр хөкүмәттә коллегиаль рәвештә чишелеш таба. Швейцария президенты дәүләт башлыгы булып исәпләнми. Әлеге вазифа — коллектив Федераль шура (хөкүмәт) прерогативасы. Президент хөкүмәт утырышларында рәислек итә, тавыш биргәндә, аның тавышы хәлиткеч көчкә ия. Ул шулай ук Швейцариягә визит белән килгән чит ил башлыкларын кабул итә[13]

Административ бүленеше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Швейцария — 26 кантоннардан (20 кантон (Dingar) һәм 6 ярты кантон (Landesteil)) торган федератив республика. Кантоннар округларга (Bezirk), округлар шәһәр һәм җәмгыяте биләмәсенә (Gemeinde) бүленергә мөмкин.

Кантон Код1 Эре шәһәр Мәйдан,
км²

Халык,[14]
кеше. (2012)

Цюрих ZH Цюрих 1728,9 1 408 575
Берн BE Берн 5959,1 992 617
Люцерн LU Люцерн 1493,4 386 082
Ури UR Альтдорф 1076,4 35 693
Швиц SZ Швиц 908,1 149 830
Обвальден OW Зарнен 490,6 36 115
Нидвальден NW Штанс 276,1 41 584
Гларус GL Гларус 685,4 39 369
Цуг ZG Цуг 238,7 116 575
Фрибур FR Фрибур 1670,8 291 395
Золотурн SO Золотурн 790,5 259 283
Базель-Штадт BS Базель 37,1 187 425
Базель-Ланд BL Листаль 517,5 276 537
Шаффхаузен SH Шаффхаузен 298,5 77 955
Аппенцелль-Ауссерроден AR Херизау 242,9 53 438
Аппенцелль-Иннерроден AI Аппенцелль 172,5 15 717
Санкт-Галлен SG Санкт-Галлен 2025,5 487 060
Граубюнден GR Кур 7105,2 193 920
Аргау AG Арау 1403,8 627 340
Тургау TG Фрауэнфельд 990,9 256 213
Тичино TI Беллинцона 2812,5 341 652
Во VD Лозанна 3212,1 734 356
Вале VS Сьон 5224,4 321 732
Нөшател NE Нөшател 803,1 174 554
Женева GE Женева 282,4 463 101
Юра2 JU Делемон 838,8 70 942

Швейцария догасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

(Швейцария Конфедерациясенең дәүләт гимны) [15]

Монах Альберих Цвиссиг (алманча Alberich Zwyssig, 1808-1854), дини гыйбадәтләреннән тыш, музыка белән мавыккан һәм псалмнар язу белән шөгыльләнгән. 1841 елда ул үзе элегрәк иҗат иткән көйне яшьтәше Леонһард Видмерның (алманча Leonhard Widmer, 1808-1868) дини-патриотик калыптагы шигыренә яраклаштырган. Яңа әсәр 1843 елда матбугатта да басылып чыккан, шул ук елны аны Цюрих фестивалендә башкарганнар. Халыкта бик популяр булып китсә дә, озак еллар буе “Швейцария догасы” дәүләт түрәләре игътибарыннан читтәрәк калган. Ниһаять, 1961 елда аны, өч еллык сынау мөддәтен шарт итеп, армиядә һәм чит илләрдәге рәсми чараларда гимн буларак куллана башлыйлар. Тышкы дөньяда “дога” бу илнең гимны буларак таныла. Шуңа да карамастан, аны Швейцариянең 12 кантонында гына кабул итәләр, 7 кантон сынау мөддәтен озайтырга кирәк дип саный, ә 6 кантонда (шул җөмләдән Цюрихта да) аны бөтенләй кире кагалар. Ахыр чиктә уртак уңай фикергә киләләр: “сынау” әле бүген дә дәвам итә. Заманча һәм эчтәлеге дини булмаган текстлар да иҗат ителгән, аларны төрле җәмәгатьчелек оешмалары зур тырышлык белән алга сөрәләр. Ләкин “Швейцария догасы” барыбер бу илне дөньяга танытып килә.

(алман телендә)
Trittst im Morgenrot daher,
Seh’ ich dich im Strahlenmeer,
Dich, du Hocherhabener, Herrlicher!
Wenn der Alpen Firn sich rötet,
Betet, freie Schweizer betet.
Eure fromme Seele ahnt,
Eure fromme Seele ahnt –
Gott im hehren Vaterland!
Gott, den Herrn, im hehren Vaterland!

Kommst im Abendglühn daher,
Find’ ich dich im Sternenheer,
Dich, du Menschenfreundlicher, Liebender!
In des Himmels lichten Räumen
Kann ich froh und selig träumen;
Denn die fromme Seele ahnt,
Denn die fromme Seele ahnt –
Gott im hehren Vaterland!
Gott, den Herrn, im hehren Vaterland!

Ziehst im Nebelflor daher,
Such’ ich dich im Wolkenmeer,
Dich, du Unergründlicher, Ewiger!
Aus dem grauen Luftgebilde
Bricht die Sonne klar und milde,
Und die fromme Seele ahnt,
Und die fromme Seele ahnt –
Gott im hehren Vaterland!
Gott, den Herrn, im hehren Vaterland!

Fährst im wilden Sturm daher,
Bist du selbst uns Hort und Wehr,
Du, allmächtig Waltender, Rettender!
In Gewitternacht und Grauen
Laßt uns kindlich Ihm vertrauen!
Ja, die fromme Seele ahnt,
Ja, die fromme Seele ahnt –
Gott im hehren Vaterland!
Gott, den Herrn, im hehren Vaterland!

(тәрҗемәсе)
Килсәң таң шәфәгындә,
Күрәм нур диңгезендә,
Тәңрем, Сине – кодрәт иясен!
Альп карлары алсуланса,
Бәндә гыйбадәткә баса.
Һәм тәкъва җан инана,
Һәм тәкъва җан инана:
Ходай – изге Ватанда!
Хак Тәгалә – изге Ватанда!

Кичке эңгер-меңгердә
Табам күкләр түрендә
Сине, Ярлыкаучы, Сөюче!
Хыялларда күккә ашып,
Шат күңелле уйга батып,
Тәкъва җаннар инана,
Тәкъва җаннар инана:
Ходай – изге Ватанда!
Хак Тәгалә – изге Ватанда!

Күк өртелсә томанга,
Эзлим Сине болыттан,
Акыл ирешмәслек, Мәңгелек зат!
Соры пәрдәләрне ертып,
Ягымлы нур сипсә кояш,
Тәкъва җаннар инана,
Тәкъва җаннар инана:
Ходай – изге Ватанда!
Хак Тәгалә – изге Ватанда!

Бураннар кар ураса,
Безгә терәк-ышаныч,
И Яралтучы, Коткаручы!
Яшен яшьнәп күк күкрәсә,
Сиңа гына сыгынабыз!
Һәм тәкъва җан инана,
Һәм тәкъва җан инана:
Ходай – изге Ватанда!
Хак Тәгалә – изге Ватанда!

Дин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Швейцария федераль статистик идарәсенең 2018 елга дини демография турында мәглүматы буенча (15 яшь һәм аннан өлкәнрәк булган 200 000 кешене сораштыру нигезендә): 63,9 % христианнар (шул исәптән 35,2 % Рим католиклары, 23,1 % реформатлар, 5,6 % башка диннәр), 28,0 % динен күрсәтмәгән, 5,3 % мөселманнар, 0,38 % Һинд дине тарафдарлары, 0,2 % яһүдләр, 1,3 % башка диннәр[16] .

Тагын карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 https://www.admin.ch/opc/en/classified-compilation/19995395/index.html#a70
  2. 2,0 2,1 Bundesstadtstatus Stadt Bern
  3. 3,0 3,1 https://www.bfs.admin.ch/bfs/fr/home/statistiques/population.gnpdetail.2023-0208.htmlOFS.
  4. 4,0 4,1 https://www.bfs.admin.ch/bfs/de/home/statistiken/bevoelkerung.gnpdetail.2023-0208.htmlBFS.
  5. 5,0 5,1 https://www.bfs.admin.ch/bfs/it/home/statistiche/popolazione.gnpdetail.2023-0208.htmlUST.
  6. 6,0 6,1 https://data.worldbank.org/indicator/NY.GDP.MKTP.CDБөтендөнья банкы.
  7. 7,0 7,1 Отчёт о развитии человечестваПрограмма развития ООН, 2022.
  8. 8,0 8,1 http://www.admin.ch/opc/de/classified-compilation/19994336/index.html
  9. 9,0 9,1 http://www.switch.ch/about/id/
  10. 10,0 10,1 https://data.worldbank.org/indicator/SI.POV.GINI
  11. 11,0 11,1 11,2 11,3 article 14 // Гражданский кодекс Швейцарии
  12. Federal Office of Topography — 1838.
  13. Президентом Швейцарии на 2019 год стал Уэли Маурер. tass.ru, 5.12.2018(рус.)
  14. Население Швейцарии (2012) 2014 елның 6 март көнендә архивланган.
  15. Швейцария догасы
  16. Religionszugehörigkeit seit 1910-2018(алм.)