Виола Амерд

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Виола Амерд latin yazuında])
Виола Амерд
176нчы Швейцария президенты
Вазыйфага керешкән
2024 елның 1 гыйнвары
Аңа кадәр Ален Берсе[d]
Швейцария вице-президенты
Вазыйфада
2023 елның 1 гыйнвары – 31 декабре
Аңа кадәр Ален Берсе
Дәвамчысы Карин Келлер-Зуттер
Шәхси мәгълүмат
Туган 7 июнь 1962(1962-06-07) (61 яшь)
Швейцария байрагы Швейцария, Вале[d] кантоны, Бриг[d]
Сәяси фирка Христиан-демократик халык фиркасе
Үзәк (фирка)
Белем Фрибур университеты[d]

Виола Амерд (алман. Viola Amherd), Виола Патрисия Амерд (алман. Viola Patriessija Amherd[1]; 1962 елның 7 июне, Швейцария, Вале кантоны, Бриг муниципалитеты) — швейцарияле сәясәтче, 2019 елдан Швейцария Федераль советы[d] әгъзасы[2], 2023 елга Швейцария вице-президенты итеп сайланган[3]. 2024 елның 1 гыйнварыннан – Швейцария байрагы Швейцария Президенты. 2020 елның 31 декабренә кадәр CVP[d] фиркасе әгъзасы; аннан соң Швейцариянең яңа Үзәк[d] партиясен оештыручыларның берсе. 2000–2012 елларда Бриг-Глис муниципаль советы рәисе. 2005–2018 елларда Швейцария парламентының түбән палатасы әгъзасы.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хатын-кызлар забастовкасы вакытында (уртада). 2019

1962 елның 7 июнендә Швейцариянең көньяк-көнбатышындагы ике телле (халыкның 62,8% ы французча, 28,4% ы алманча сөйләшә) Вале (Валлис) кантоны Бриг муниципалитетында туган. 1982 елда туган шәһәрендә Латин гимназиясен, Фрибур университетының юриспруденция бүлеген (1987) тәмамлаган. 1991 елдан Бриг муниципалитетында юрист һәм нотариус булып эшләгән.

1992 елда Бриг муниципалитетының шәһәр советы әгъзасы, 1996 елдан вице-президенты, 2000 елда президенты була. 2005–2018 елларда ― Швейцария парламентының түбән палатасы әгъзасы.

2018 елның декабрендә Швейцариянең «милли хөкүмәте» һәм коллектив дәүләт башлыгы булган Федераль советка[d] сайлана, илнең оборона, гражданнарны яклау һәм спорт министры вазыйфасына билгеләнә. Һәм бу министрлыкны җитәкләгән илдә беренче хатын-кыз була. Шулай ук Федераль советка Вале кантоныннан сайланган беренче хатын-кыз.

2020 ел ахырында Швейцариядә ике партия ― Консерватив-демократик һәм Христиан-демократик халык партияләренең җитәкчелеге берләшү турында карар кабул итә[4]. Шулай итеп Үзәк[d] (алман. Die Mitte) партиясе барлыкка килә. Виола Амерд Швейцария Федераль Советында бу партиянең беренче вәкиле була.

2023 елның 1 гыйнварында илнең вице-президенты вазыйфасында (Швейцария президенты булган) Ален Берсены алмаштыра[5].

Виола Амерд – 2022 елның апрель башында ХОК[d] җитәкчелегеннән Россия һәм Беларусия рәсми затларын ярышлардан читләштерүне таләп иткән дөнья лидерларының берсе. Бу хәл Россиянең Украинага һөҗүме башланганнан соң була. 2023 елның декабрь уртасында Швейцария парламенты Виола Амердны алдагы елга ил президенты итеп сайлаган[6]. Үзәк партиясе вәкиле ил тарихында беренче тапкыр 2024 елның 1 гыйнварыннан Швейцария президенты була.

Швейцария президенты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Виола Амерд (сулдан бишенче) Федераль советның 2024 елгы рәсми фотосында

Швейцариядә ил президенты һәм вице-президенты вазыйфаларын 7 министрдан торучы Федераль шура (милли хөкүмәт) әгъзалары чиратлап үти. Президент һәм вице-президентны сайлау хөкүмәткә керүче эре фиркаләр консенсусы белән билгеләнә, шуңа күрә ил президентын һәм вице-президентын алыштыру илнең эчке һәм тышкы сәясәтенә сизелерлек үзгәреш кертә алмый: көнүзәк әһәмиятле мәсьәләләр хөкүмәттә коллегиаль рәвештә чишелеш таба. Швейцария президенты дәүләт башлыгы булып исәпләнми. Әлеге вазыйфа — коллектив Федераль шура (милли хөкүмәт) прерогативасы. Президент милли хөкүмәт утырышларында рәислек итә, тавыш биргәндә, аның тавышы хәлиткеч көчкә ия. Ул шулай ук Швейцариягә визит белән килгән чит ил башлыкларын кабул итә.

Шәхси тормышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Виола Амерд кияүдә түгел. Ил башкаласы Бернда һәм туган шәһәрендә яши.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]