Гази морза

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гази морза latin yazuında])
Гази морза
Үлгән март 1576
Ата-ана

Гази морза ( — март 1576) — Кече Нугай урдасына нигез салучы. Урак морзаның улы, Алчагыр морзаның оныгы. Рәсәй белән якынаю сәясәтенә каршы булган. 1550-елларда Көнбатыш Кавказ алдына һәм Тын елгасына күчеп китеп үзен Кече Нугай урдасы бие дип игълан иткән. Кырым ханлыгы багынлыгын кабул иткәннән соң Кырым ханнарының Әстерхан (1569) һәм Мәскәү (1570, 1571) һәм Кавказ халыкларына каршы яуларында катнашкан.