Гөрҗистанда президент сайлаулар (2018)
Гөрҗистанда президент сайлаулар | |
Дәүләт | Гөрҗистан |
---|---|
Юрисдикциягә карый | Гөрҗистан |
Әүвәлгесе | Гөрҗистанда президент сайлаулар[d] |
Киләсе | Гөрҗистан президентын сайлаулар (2024) |
Вакыт мизгеле | 28 октябрь 2018 һәм 28 ноябрь 2018 |
Вазифасына сайлана | Грузия президенты[d] |
Җиңгән кандидат | Саломе Зурабишвили |
Кандидатлар | Саломе Зурабишвили һәм Григол Вашадзе[d] |
Сайлаучылар саны | 3 528 658 |
Яраклы тавышлар саны | 1 988 787 |
Тутырылмаган бюллетеньнәр саны | 59 778 |
Гөрҗистанда президент сайлаулар (гөрҗ. საქართველოს საპრეზიდენტო არჩევნები) 2018 елның 28 октябрендә уза. Президент вазифасы өчен барлыгы 25 намзәт көрәшә[1]
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1991 елда Гөрҗистан бәйсезлеге игълан ителгәннән соң, илдә 7нче мәртәбә президент сайлаулар уздырыла. Ил президенты 6 елга сайлана. Гөрҗистанның гамәлдәге (2013 елдан) президенты Георги Маргвелашвили икенче мөддәткә сайлану хокукына ия иде.
2017 елда кабул ителгән ил Конституциясе нигезендә, әлеге сайлаулар Гөрҗистан президентын туры тавыш бирү юлы белән соңгы сайлаулар булып тора. 2024 елда булачак сайлауларда Сайлау Коллегиясенең 300 әгъзасы тавыш бирәчәк. Сайланган президентның вәкаләтләре чикле булачак.
Сайлауларның беренче туры
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Сайлауларның беренче туры 2018 елның 28 октябрендә узды. Аның нәтиҗәләре буенча, 2018 елның 2 декабреннән дә соңга калмыйча, икенче тур үткәрелә[2].
Беренче тур нәтиҗәләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Намзәт | Фирка | Тавышлар | % |
---|---|---|---|
Григол Вашадзе | «Бердәмлектә - көч» | 601 188 | 37,74 |
Саломе Зурабишвили | фиркасез | 615 624 | 38,64 |
Давид Бакрадзе | «Аурупалы Гөрҗистан» | 174 753 | 10,97 |
Шалва Нателашвили | Гөрҗистанның лейбористлар фиркасе | 59 625 | 3,74 |
Зураб Джапаридзе | «Яңа сәяси үзәк - Гирчи» | 36 023 | 2.26 |
Давид Усупашвили | Гөрҗистанның республика фиркасе | 36 005 | 2.26 |
Каха Кукава | «Азат Гөрҗистан» | 21 195 | 1,33 |
Сайлауларның икенче туры
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Сайлауларның икенче туры 2018 елның 28 ноябрендә узды[3][4]
Икенче тур нәтиҗәләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Намзәт | Фирка | Тавышлар | % |
---|---|---|---|
Саломе Зурабишвили | фиркасез | 1,147,625 | 59.52 |
Григол Вашадзе | «Бердәмлектә - көч» | 780,635 | 40.48 |
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Presidential Elections of Georgia 28 October 2018. Results 2018 елның 30 ноябрь көнендә архивланган.
- Presidential Elections of Georgia Second Round 28 November 2018 2018 елның 30 ноябрь көнендә архивланган.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ 25 Presidential Candidates are Registered for October 28, 2018 Elections.(үле сылтама) Georgian Central Election Commission (ингл.)
- ↑ Последние прямые президентские выборы в Грузии перешли во второй тур. BBC, 29.10.2018
- ↑ Саакашвили не вернется: кто побеждает на выборах в Грузии. На выборах президента Грузии побеждает Зурабишвили. Газета.ру, 28.11.2018(рус.)
- ↑ президентом Грузии впервые станет женщина.(үле сылтама) Радио Свобода, 28.11.2018