Саломе Зурабишвили

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Саломе Зурабишвили latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Саломе Зурабишвили
Salome Zurabishvili in 2018.jpg
5 нче Гөрҗистан президенты
Вазыйфага керешкән
2018 елның 16 декабре
Гөрҗистан тышкы эшләр министры
Вазыйфада
2004 елның 18 марты – 2005 елның 19 октябре
Шәхси мәгълүмат
Туган 18 март 1952(1952-03-18) (67 яшь)
ФранцияFlag of France.svg Франция, Париж
Сәяси фирка «Гөрҗистан юлы»
фиркасез
Җефет Nicolas Gorjestani[d]
Әни Зейнаб Кедиа
Әти Леван Зурабишвили
Белем Париж сәяси фәннәр институты,
Колумбия университеты

Саломе Зурабишвили, Саломе Леван кызы Зурабишвили (тугандагы исеме фр. Salomé Nino Zourabichvili, гөрҗ. სალომე ზურაბიშვილი, 1952 елның 18 марты, Франция, Париж) — Франция һәм Гөрҗистан сәясәтчесе, 20012003 елларда Франциянең милли саклану министрлыгының халыкара мәсьәләләр һәм стратегия буенча Генераль сәркатибәтенең башлыгы, 2003 елда Франциянең Гөрҗистандагы илчесе, 20042006 елларда Гөрҗистан тышкы эшләр министры. 2018 елның 28 октябрендә узган президент сайлауларында (икенче турда җиңеп) ГөрҗистанFlag of Georgia.svg Гөрҗистан президенты булып сайлана. Гөрҗистанның яңа тарихында — беренче хатын-кыз президент.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1952 елның 18 мартында Франциянең башкаласы Парижда 1921 елда Гөрҗистанны ташлап китәргә мәҗбүр булга н грузин сәяси мөһаҗирләре гаиләсендә туган. Париж сәяси фәннәр институтын тәмамлаган (1972), АКШта Колумбия университетында стажировка үткән (1973). 1974 елдан Франциянең тышкы эшләр министрлыгы системасында эшли башлый. 19741977 елларда Франциянең Италиядәге илчелегенең 3нче сәркатибе, 19771980 елларда Франциянең БМОдагы даими вәкиллегенең 2нче сәркатибе, 19841988 елларда Франциянең АКШтагы илчелегенең 1нче сәркатибе, 19891992 елларда Франциянең Чадтагы илчелегенең 2нче сәркатибе, 1992 елда Франциянең НАТОдагы даими миссиясенең 1нче сәркатибе, 1993 елда Франциянең Аурупа Берлегендәге даими вәкиленең урынбасары, 2003 елда Франциянең Гөрҗистандагы илчесе. 2004 елның мартыннан (Гөрҗистан президенты Михаил Саакашвилиның Франция президенты Жак Ширак белән килешүе нигезендә) Гөрҗистанның тышкы эшләр министры. Министр булгач, Гөрҗистаннан РФ хәрби базаларын чыгаруга күп көч куя[1]. Гөрҗистан парламенты спикеры Нино Бурджанадзе белән конфликттан соң, отставкага китәргә мәҗбүр була.

2005 елның ноябрендә оппозициядә торучы «Саломе Зурабишвилиның иҗтимагый хәрәкәте»н оештыра, 2006 елның мартында хәрәкәт «Гөрҗистан юлы» фиркасе итеп үзгәртелә.

Гөрҗистанның төп тышкы сәяси партнеры итеп АКШны күрә. Шул ук вакытта РФ белән мөнәсәбәтләрне яхшыртуны да яклый. 2006 елның сентябрендә 10 оппозициядәге фирка белән бергә президент Михаил Саакашвилигә каршы коалициягә керә. 2008 елның гыйнварында Михаил Саакашвили икенче мөддәткә президент булып сайлана.

2010 елның ноябрендә Зурабишвили, Гөрҗистанда демократия булмауны сылтау итеп, сәясәттән китүен белдерә.

Гөрҗистанда президент сайлаулар (2018)[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2018 елның 28 октябрендә узган президент сайлауларында фиркасез кандидат буларак катнаша. Хакимияттәге «Гөрҗи хыялы» фиркасе аңа теләктәшлек күрсәтә. Беренче турда сайлаучыларның 38, 64 % тавышын җыеп, икенче турга уза[2]. Гөрҗистан Үзәк сайлау комиссиясе игълан иткән мәгълүматлар буенча, икенче турда С. Зурабшвили сайлаучыларның 59,52% тавышын (1 147 627 тавыш) җыйган. Гөрҗистан конституциясе буенча, сайланган президентның инаугурациясе 16 декабрьдә уза.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Почетлы легион ордены (Франция)
  • Француз Республикасының Намус милли ордены

Гаилә хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Беренче ире Николоз Горджестани. Балалары: кызы Кетевани Горджестани, улы Теймураз Горджестани.
Икнче ире (1993—2012 елларда) Жанри Кашия (?—2012), журналист.

Француз, гөрҗи, урыс, инглиз, алман, итальян телләрен камил белә.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]