Есүгән
Внешний вид
Есүгән | |
---|---|
Үлгән | XIII гасыр |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | Монгол империясе |
Һөнәре | хан хатыны |
Җефет | Çıñğız xan |
Балалар | Җүчи, Чагатай, Үгәдәй, Толуй |
Ата-ана |
|
Кардәшләр | Есуй[d] |
Есүгән, Есүгән хатын — Чыңгызханның хатыны, татар.
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Есүгән — татар юлбашчысы Церен-эке кызы булган. Чыңгызхан аны 1202 елда татарларны җиңгәннән соң, табыш итеп ала.
Есүгән холкы буенча көнләшми торган һәм аның гаилә (туганлык) хисе нык үскән була. Зөфаф төнендә, Чыңгызханның үзенә яхшы каравына ышангач, ул иренә «Есуй исемле чибәр өлкән апасы булуын һәм аның ханның хатыны булырга лаеклы икәнен» хәбәр итә. Эзләү нәтиҗәсендә, Есуйны урманнан табып, яшь иреннән аерып алып, хан янына алып киләләр, һәм Есуй ханның чираттагы (яшь) хатынына әйләнә. Өлкән апасын күргәч тә, Есүгән үз теләге белән хан хатыны буларак биләгән мактаулы урыныннан түбәнрәк дәрәҗәдәге урынга күчә. Бу акыллы адым Чыңгызханга бик ошаган.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Рене Груссе. «Чингисхан: покоритель вселенной». М.: «Молодая гвардия», 2002. ISBN 5-235-02559-8(рус.)
- Татарские сестры в гареме Чингихзана(рус.)
- Weatherford, Jack. (2010). The Secret History of the Mongol Queens. Broadway Paperbacks, New York.