Имам Мөхәммәд Габделваһһаб мәчете

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Имам Мөхәммәд Габделваһһаб мәчете latin yazuında])
Мәчет
Имам Мөхәммәд Габделваһһаб мәчете
гарәп. مسجد محمد بن عبد الوهاب
Ил Катар
шәһәр Доха
Дин Ислам
Кайсы дини агымга карый сөнни
Төп даталар:
2011 ( төзелеш тәмамланган)
Халәте гамәлдә

Имам Мөхәммәд Габделваһһаб мәчете, шулай ук Катар дәүләт мәчете (гарәп. مسجد محمد بن عبد الوهاب‎) — Катар башкаласы Доха шәһәрендә урнашкан мәчет — илдә ислам дине һәм мөселман мәдәниятенең символы. Иң зур мәчетләрнең берсе (берьюлы 30 мең кешене сыйдыра ала). Согуд Гарәбстанына һәм ваһһабичылык хәрәкәтенә нигез салучыларның берсе имам Мөхәммәд Габделваһһаб(ингл.) (1703—1792) исеме белән аталган.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәчет 2011 елда Катар әмире шәех Тәмим бин Хәмәд әс-Сани(ингл.) катнашында ачылган. Мәчет хәзерге заман ислам архитектурасының матур үрнәге булып тора.

Архитектурасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәчетнең гомуми мәйданы 175,164 кв. метр. Мәчет берьюлы 30 000 кешене сыйдыра. Үзәк залда 11 мең ир-ат, махсус корпуста 1 200 хатын-кыз намаз укый ала. Мәчетнең 3 төп ишеге һәм ян-яктан 17 керү юлы бар. 28 зур гөмбәз үзәк залны, 65 гөмбәз тышкы дүртпочмакны каплый. Бер манарасы бар.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]