Восток (антарктик станция): юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Восток (антарктик станция) latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Kitap (бәхәс | кертем)
Яңа бит: « {{Карточка |имя = Восток |стиль_тела = vcard |название = |стиль_названия = |вверху...»
(аермасы юк)

19 гый 2020, 19:05 юрамасы

Восток
антарктик станция
Халәт

гамәлдәге

Ил

РФ

Нигезләнгән

1957 ел, 16 декабрь

Халык саны

12-13

Биеклек

3488 м

Синоптик индекс

89606

Үрнәк: КарауБәхәсҮзгәртү
Восток стансиясенә 30 ел маркасы

Восток, татарча Көнчыгыш - ССРБ/РФ антарктик фәнни станциясе. Хәзерге вакытта Россиянең бердәнбер кыйтга эчендәге антарктик станциясе.

1957 елның 16 декабрендә икенче Совет Антарктик экспедициясе тарафыннан нигезләнгән. 1819-1821 еллар антарктик экспедициясенең җилкәнле корабы Восток хакына аталган.

2012 елда Восток станциясендә РФ фәнни тикшеренүчеләре иң зур боз астындагы реликт күле өслегенә бораулап җитә.

Тасвир

Көньяк котыптан 1253 км, Мирный станциясеннән 1410 км, иң якын яр буеннан 1260 км аралыкта урнаша.

Станция астында боз капламы 3700 м тәшкил итә.

Биредә Җирнең иң салкын урыны урнаша, 1983 елның 21 июлендә температурасы −89,2 °C җитә, ул Салкын Котып дип атала.

Кышта монда һаваның абсолют дымлылыгы нуль диярлек.

Поляр төн 23 апрельдән 20 августка кадәр сузыла, 120 көн.

Фәнни әһәмияте

1990 елларда станция астында Восток реликт күле табылган, ул 4000 м боз капламы астында һәм зурлыгы 250×50 км, тирәнлеге 1200 м тәшкил итә. Восток күле зур фәнни әһәмиятенә ия, аны тикшерү Җирнең тереклек барлыкка килүе сәбәпләрен табарга булышыр, шулай ук Европа һәм Энцелад иярченнәрендә тереклек булу-булмавын күрсәтә алыр.


Восток климаты
Күрсәткеч Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек
Уртача температура, °C −31,9 −44,1 −57,8 −64,7 −65,6 −65,4 −66,5 −67,8 −66 −57,1 −42,5 −31,5

Батырлык кышлау

1982 елның 13 апрелендә янгын нәтиҗәсендә дизель-генераторлар янып бетә, бер кеше һәлак була, соңрак 20 кеше 8 ай дәвамында батырлык кышлау уздыра.


Сылтамалар

  • Саватюгин Л.М., Преображенская М.А. Полюс холода / Под ред. д-ра геогр. наук, проф. И.Е. Фролова и канд. геогр. наук В.Я. Липенкова. — СПб.: ААНИИ, 2008. — 508 с. — (Полярная библиотека). — 500 экз. — ISBN 978-5-98364-036-8.
  • Саватюгин Л. М., Преображенская М. А. 4.4.3 Станция Восток // Российские исследования в Антарктике. — СПб.: Гидрометеоиздат, 1999. — Т. 1 : (Первая—Двадцатая советская антарктическая экспедиция). — С. 52—56. — ISBN 5-286-01265-5.