Восток (антарктик станция)
Восток антарктик станция | |
![]() | |
Халәт |
гамәлдәге |
---|---|
Ил | |
Нигезләнгән |
1957 ел, 16 декабрь |
Халык саны |
12-13 |
Биеклек |
3488 м |
Синоптик индекс |
89606 |
Восток, татарча Көнчыгыш - ССРБ/РФ антарктик фәнни станциясе. Хәзерге вакытта Россиянең бердәнбер кыйтга эчендәге антарктик станциясе.
1957 елның 16 декабрендә икенче Совет Антарктик экспедициясе тарафыннан нигезләнгән. 1819-1821 еллар антарктик экспедициясенең җилкәнле корабы Восток хакына аталган.
2012 елда Восток станциясендә РФ фәнни тикшеренүчеләре иң зур боз астындагы реликт күле өслегенә бораулап җитә.
Тасвир[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Көньяк котыптан 1253 км, Мирный станциясеннән 1410 км, иң якын яр буеннан 1260 км аралыкта урнаша.
Станция астында боз капламы 3700 м тәшкил итә.
Биредә Җирнең иң салкын урыны урнаша, 1983 елның 21 июлендә температурасы −89,2 °C җитә, ул Салкын Котып дип атала.
Кышта монда һаваның абсолют дымлылыгы нуль диярлек.
Поляр төн 23 апрельдән 20 августка кадәр сузыла, 120 көн.
Фәнни әһәмияте[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1990 елларда станция астында Восток реликт күле табылган, ул 4000 м боз капламы астында һәм зурлыгы 250×50 км, тирәнлеге 1200 м тәшкил итә. Восток күле зур фәнни әһәмиятенә ия, аны тикшерү Җирнең тереклек барлыкка килүе сәбәпләрен табарга булышыр, шулай ук Юпитерның Европа һәм Сатурнның Энцелад иярченнәрендә тереклек булу-булмавын күрсәтә алыр (анда да калын боз капламы астында океан бар).
Восток климаты | |||||||||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
Күрсәткеч | Гый | Фев | Мар | Апр | Май | Июн | Июл | Авг | Сен | Окт | Ноя | Дек | |
Уртача температура, °C | −31,9 | −44,1 | −57,8 | −64,7 | −65,6 | −65,4 | −66,5 | −67,8 | −66 | −57,1 | −42,5 | −31,5 |
Батырлык кышлау[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1982 елның 13 апрелендә янгын нәтиҗәсендә дизель-генераторлар янып бетә, бер кеше һәлак була, соңрак 20 кеше 8 ай дәвамында батырлык кышлау уздыра.
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Саватюгин Л.М., Преображенская М.А. Полюс холода / Под ред. д-ра геогр. наук, проф. И.Е. Фролова и канд. геогр. наук В.Я. Липенкова. — СПб.: ААНИИ, 2008. — 508 с. — (Полярная библиотека). — 500 экз. — ISBN 978-5-98364-036-8.
- Саватюгин Л. М., Преображенская М. А. 4.4.3 Станция Восток // Российские исследования в Антарктике. — СПб.: Гидрометеоиздат, 1999. — Т. 1 : (Первая—Двадцатая советская антарктическая экспедиция). — С. 52—56. — ISBN 5-286-01265-5.