Фирдәүси: юрамалар арасында аерма
к r2.5.1) (робот бетерде: hu:Firdauszí |
к r2.5.2) (робот кушты: nn:Firdausi |
||
Юл номеры - 87: | Юл номеры - 87: | ||
[[mzn:فردوسی]] |
[[mzn:فردوسی]] |
||
[[nl:Ferdowsi]] |
[[nl:Ferdowsi]] |
||
[[nn:Firdausi]] |
|||
[[no:Firdausi]] |
[[no:Firdausi]] |
||
[[pl:Ferdousi]] |
[[pl:Ferdousi]] |
26 дек 2010, 11:18 юрамасы
Фирдәүси фар. فردوسی | |
---|---|
Файл:Ferdowsi tehran.jpg | |
Туган телдә исем | Хәким Әбелкасыйм Мансур Хәсән Фирдәүси Туси |
Әйтелеш | |
Туган | як. 940 ел Тус |
Үлгән | як. 1020 ел Тус |
Күмү урыны | Тус[d] |
Ватандашлыгы | Саманидское государство[d] Газнәвиләр дәүләте[d] |
Һөнәре | фарсы телле шагыйрь |
[[commons:Category:Ferdowsi|Фирдәүси |
Хәким Әбелкасыйм Мансур Хәсән Фирдәүси Туси (фар. حکیم ابوالقاسم منصور حسن فردوسی توسی; якынча 940 ел, Иран, Тус шәһәре — 1020 ел, Тус) — күренекле фарсы һәм таҗик шагыйре, «Шаһнамә» эпик поэмасының авторы; «Йосыф вә Зөләйха» поэмасы да аның әсәре дип исәпләнә. Иранда, Таҗикстанда һәм Әфганстанда бик киң таныла һәм милли шагыйрь дип исәпләнә. Хәким ("акыл иясе", "галим") кушаматын ул үзенең киң һәм тирән белеме өчен яулаган.
Тормыш юлы
932 һәм 941 еллыр арасында Ирандагы Тус шәһәренең янындагы Хорасан авылында җир биләүче крәстиән гаиләсендә туа. Гаиләсенең җире аз булып, тапкан ризыгы тамак асрарга көчкә җитеп торган, дип фаразлау дөрес булыр. Сугышлар чорына туры килгән бу вакытта крәстиәннәрнең хәле бик мөшкел була.[1].
Фирдәүсинең бала һәм үсмер еллары турында мәгълүмат бик аз. Ул яхшы белем ала, Иранның ул замандагы ике әдәби телен дә — гарәп һәм фарсы телен — яхшы белә; бәлки, Иранда ислам чорына кадәр кулланылган әдәби пәхләви телен дә белгәндер.
Фирдәүсинең яшь чагы Иран феодалларының гарәп хакимлегеннән котылып илне үз кулларына алулары чорына туры килә.
Озак еллар буенча Фирдәүси Әфганстандагы Газни шәһәрендә яши һәм сәлҗук төрекләренең солтаны Мәхмүт Газнәвигә хезмәт итә. Аңа ул үзенең «Шаһнамә» поэмасын да багышлый. Шагыйрь хәерчелектә үлә.[2]
1934 елда шагыйрьнең тууына мең ел тулгач, аның каберенә мавзолей корыла.
Хәтер
- Таҗикстан Республикасының милли китапханәсе Фирдәүси хөрмәтенә аталган.
- Иранның Мәшхәд шәһәрендәге университет Фирдәүси исемен йөртә.
- Таҗикстанның башкаласы Дүшәмбедәге бер урамга Фирдәүси исеме бирелгән.