Селькуплар
Селькуплар (Селькуп телендә сёльӄуп, суссе ӄум, чумыль-ӄуп, шельӄуп, шешӄум; искергән атамалары — остяк-самоедлар) — Көнбатыш Себернең төньягында яши торган халык. 1930-ынчы елларга кадәр аларның остя́ко-самое́д атамасы булган.
Саннары һәм таралышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Селькуплар Томск өлкәсенең төньягында (1787 кеше), Төмән өлкәсендә (1857 кеше) һәм Красноярск краенда (412 кеше) яшиләр.
Телләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Селькуплар Урал телләр гаиләсенең Самоед телләренә кергән Селькуп телендә сөйләшәләр (1994 елда якынча 1570 кеше сөйләшкән).