Эчтәлеккә күчү

Эт эчәгесе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Эт эчәгесе latin yazuında])
Эт эчәгесе
Халыкара фәнни исем Convolvulus L., 1753[1][2]
Таксономик ранг ыру[1]
Югарырак таксон бөрмәкәйчәләр[d]
Таксономик төр C. arvensis[d]
Шушы чыганакларда тасвирлана Зур совет энциклопедиясе (1926-1947)[d], Flora Reipublicae Popularis Sinicae, volume 64(1)[d], The Domestic Encyclopædia; Or, A Dictionary Of Facts, And Useful Knowledge[d], The New Student's Reference Work[d] һәм Мейер энциклопедик сүзлеге (1888-1889)[d]

 Эт эчәгесе Викиҗыентыкта

Эт эчәгесе (лат. Convolvulus L., 1753[1][2]), бөрмәкәй — эт эчәгечәләр (бөрмәкәйчәләр) семьялыгына караган үләнчел үсемлекләр ыругы Үләннәр һәм куаклар рәвешендә үсәләр.

Фәнни атамасы лат. convolvere — «уралырга» сүзеннән килеп чыга, чөнки ыругның күп төрләре башка үсемлекләргә уралып үсәләр.

Эт эчәгесе дип хата белән тагын кайбер ыругларны атыйлар. Алар арасында үрелмә сабаклы үргәләк (Calystegia), үрмәле кымызлык (Polygonum convolvulus), яки карабодайчалар (Polygonaceae) семьялыгыннан фаллопия (Fallopia convolvulus).

Ихтимал, иң киң таралган төр — ул басу эт эчәгесе, яки «бөрмәкәй» (Convolvulus arvensis). Чәчүлекләрдә таралган чүп үләне.

Ботаник тасвирлау

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Ботаническая иллюстрация из книги О. В. Томе «Flora von Deutschland, Österreich und der Schweiz», 1885

Сабагы шома, нәзек, уралучы, кисемендә буразналар белән, озанлыгы 1 метрдан артырга мөмкин.

Яфракларының аскы ягы шома, алар тар, төпләрендә икегә аерылган, сабакта спираль буенча урнашалар.

Чәчәкләре төзек, бүрәнкә рәвешендә, якынча 2 см диаметрлы, ике җенесле, ак яки алсу таҗлы. Караңгырак төстәге буйлар белән биш өлешкә бүленәләр.

Җимеше - ике оялы, дүрт бүлемле тартмачык.

Чәчәк формуласы: [3]

Россиянең Европа өлеше, Кавказда, в Көнбатыш Себердә һәм Көнчыгыш Себердә, Ерак Көныгышта һәм Урта Азиядә киң таралган. Татарстанның барлык территориясендә очрый. Төп бер төре - басу эт эчәгесен очратырга мөмкин. Болыннар, аланнарда, шулай ук бакчаларда һәм басу-кырларда чүп үләне буларак үсә.


Эт эчәгесе (Convolvulus) ыругының чәчәк формуласы һәм диаграммасы

The Plant List базасы мәгълүматы буенча, ыруг эченә 75 гамәлдәге төр атамалары керә, тагын 836 атаманың статусы ачыкланмаган.[4]:

Халык сынамышлары

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  • Эт эчәгесенең чәчәкләре йомыла икән — яңгыр килә, болытлы һава торышында ачылсалар — кояшлы көннәргә[5].

Aedia funesta күбәләкләренең личинкалары эт эчәгесендә үсәләр.

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 Линней К. Genera plantarum eorumque characteres naturales, secundum numerum figuram, situm, & proportionem omnium fructificationis partium — 5 — Стокһолм: 1754. — doi:10.5962/BHL.TITLE.746
  2. 2,0 2,1 2,2 Linnaeus C. Species Plantarum: Exhibentes plantas rite cognitas ad genera relatas — 1753.
  3. Барабанов Е. И. Ботаника: учебник для студ. высш. учеб. заведений. — М.: Издат. центр «Академия», 2006. — С. 333. — 448 с. — ISBN 5-7695-2656-4.
  4. Convolvulus. The Plant List. Version 1.1. (2013). 2016-08-08 тикшерелгән.
  5. Стрижёв А. В. Календарь русской природы. — 3-е изд., перераб. — М.: Моск. рабочий, 1981. — С. 209.
  • Wang Wencai (王文采), Michael J. Warnock. 11. Convolvulus // Флора Китая = Flora of China. — 2001. — Т. 16. — С. 289.(ингл.)