Язаталар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Язаталар latin yazuında])
Язаталар
мориори 𐬫𐬀𐬰𐬀𐬙𐬀

Язаталар (авест. «табыныла торганнар») — Зәрдөштлек мифологиясендә Ахурамаздага якын Илаһларның, аның ярдәмчеләренең һәм свитасының махсус төре.[1]. Мәхлукатлар булып тора. Зәрдөшт дини реформасы барышында элек булган Илаһлардан баш тартканнан соң, аларны «язаталар» дип атый башлаганнар, әмма «табынылырга лаеклы» яңа статусында. Шулай, «Семиглав»та язаталар дип Индра һәм тагын берничә башка баш тартылган Илаһлар атала. Соңрак Зәрдөштлек текстлар язаталарны иерархиядә Амеша Спента Илаһларыннан соң куялар һәм алар арасында иң ихтирам ителгәннәрне аерып күрсәтәләр: Ахурларны (аларга кайвакыт Ахурамазданы үзен керткәннәр, Митраны һәм су Илаһы Апама Напатаны.[2]. Ахура Мазда язата Илаһларны («табынылырга лаеклылар»)ны барлыкка китергән.[3]:

Урта чор фарсы чыганакларында "ахуралар" һәм "язаталар" - фактик рәвештә синонимнар булып тора. [2].

Классик Зәрдөштлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авестага таянган классик Зәрдөштлектә ике тип язаталар аерылып тора, берәүләре рухи дөньяга карый[4], икенчеләре физик (тән) дөньясына[5]. Язаталарның махсус тәртибе бар, анда аларның һәрберсенең үз саны бар. Һәр язат ай көннәренең берсенә туры килә, алар барысы 30[6]:

Рухи дөнья язаталары Физик (тән) дөньясы язаталары
1. Охрмазд 9. Адар
2. Вохуман 10. Абан
3. Ардвахишт 11. Хваршед
4. Шахревар 12. Мах
5. Спандармад 13. Тир/Тиштар
6. Хордад 14. Гошорун
7. Амурдад 16. Михр
8. Дей-па-Адар 19. Фравардин
15. Дей-па-Михр 21. Рам
17. Срош 22. Вад/Говад
18. Рашну 27. Асман
20. Вархаран 28. Зам
23. Дей-па-Ден 30. Анагран
24. Ден
25. Ард
26. Аштад
29. Махраспанд

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. История Древнего Востока, Кузищин, В. И., Приложение «Божества ведущих цивилизаций древнего Ближнего Востока, Ирана и Индии Египта»
  2. 2,0 2,1 Рак И. Б. Мифы древнего и раннесредневекового Ирана
  3. Фанталов А. Н. Творение мира и борьба со злом в мифологии зороастризма.
  4. Yazatanâm mainyavanâm: Ясна 3:4
  5. Yazatanâm gaêthyanâm: Yasna 3:4
  6. J.J. Modi: The Religious Ceremonies and Customs of the Parsees (Bombay, 1922.) Part 5.