Амеша Спента

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Амеша Спента latin yazuında])
Амеша Спента
Атама 𐬀𐬨𐬆𐬱𐬀⸱𐬯𐬞𐬆𐬧𐬙𐬀

Амеша Спента (Авеста телендә:𐬀𐬨𐬆𐬱𐬀 𐬯𐬞𐬆𐬧𐬙𐬀 Aməša Spəṇta «изге мәңгеләр»)[1] Зәрдөштлек динендә яктылык патшалыгының алты иң олы рухы, (архангеллар, яхшылык яклаучылары): алардан бөтен күренә торган, яхшы әйберләрнең барлыкка килүе килеп чыга һәм алар карары белән барлык башкарылган һәм юмарт нәрсә үтәлә һәм саклана.[2] Аның иң якын ярдәмчеләре һәм якын торучылары булган якты Ахура-Мазда белән Амеша-Спента «изге Җиделек»не тәшкил итәләр.[1]. «Алар — бер Фикердә, бер Сүздә, бер Эштә…» («Яшты» 19:16)[3]. «Гаталар» буенча алар шәхси һәм Барлыкка китерүченең төрле чагылышлары булып тора. «Алар — барлыкка китерүчеләр, ясаучылар һәм эшләүчеләр, Ахура-Мазда барлыкка китергәннең яклаучылары һәм саклаучылары» («Яшты» 19:18). Аларның образлары килеп чыгышлары белән Һинд-Иран мифологиясендә һәм Ведада аларга аналогик персонажлар (Манаса-путра; Адитьялар бар[4]).[3]
Соңрак фарсы динендә Амеша Спентаның һәрберсенә тормыш барлыкка китерүдә билгеле өлкә (аларның яклавы) карый дип әйтелгән булган; шулай ук аларга явыз рухлар каршы тора, алар белән көрәш була һәм ул котылгысыз якты якның җиңүе белән тәмамлана.[1] Һәр рухның каршы торучысы булып караңгы Ангра-Майнью тирәсеннән Де́ва (Daeva) бар [5] һәм һәрбер рухка чәчәк багышланган.[2] Җиде "үлемсез"гә Зәрдөштлек календаре аеның беренче җиде көне [6] һәм шулай ук 12 айның берешәре багышланган.[5].

Исемлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Амеша-Спента санына түбәндәгеләр керә[3] (соңгы өч асыл — илаһи хатын-кыз җан ияләре[2]):

  • Ахурамазда (Ормузд; «Олы Фикер Иясе Ходай») — аңа кызыл ясмин багышланган;
  • Воху Мана,Vohu Manah («алкышлы фикер»), парслар телендә — Баман (хәерхаһлы)[2], — тугърылар җаннарын җәннәттә каршы алучы акыллылык һәм мәхәббәт даһие; аңа ак лалә багышланган («падма»); аның антиподы — Ако Мана диюе («яман фикер»)[5];
  • Аша Вахишта («иң яхшы тугърылык»), Ардибегешт («иң чыны») — гений хакыйкать һәм Галәм законы даһие, хайваннарның (терлекнең) яклаучысы; ут яклаучысы; аңа майоран багышланган;
  • (Хшатра Вайрья, Kshatra Vairya) («теләнгән хөкем»), Шаривер («Раббы ихтияры») — көч һәм куәт даһие, металлар яклаучысы; аңа рәйхан багышланган;
  • (Спента Армайти, Spenta Armaiti) («изге тәкъвалык»), Сапандармад («изге акыллылык») — ышану даһие, җир яклаучысы; аңа тал чәчәге багышланган;
  • Хаурватат, Haurvatat («бербөтен булу»), Кордад («бөтен җирдә булу») — сәламәтлек даһие, су яклаучысы; аңа лалә багышланган;
  • Амертат, Ameretat («үлемсезлек»), Амердад («үлемсезлек») — тугъры өчен үлемсезлек даһие, үсемлекләр яклаучысы; аңа тшампа чәчәге багышланган[2] («чампа», яисә шул ук чәчәк атамасы плюмерия дип әйтелгән булуы ихтималы зур).

Зәрдөштлекнең хакыйкатьне иң олы тугърылыкка коруы («Бары тик бер юл бар, бу юл Хакыйкать, калганы — юл булмау», — «Видевдат» нәтиҗәсе) һәм ялганлаудан тыелуны һәм шулай ук дөньяда явызлыкның бер формасы булган пычрак, күгәрек һәм черек белән көрәш ярдәмендә стихияләргә саклап каравы очраклы түгел.

Авеста хикәясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Авеста» тәгълиматы нигезендә дуализм ята; ике башлангычның каршылыгы — яктылыкның һәм караңгылыкның, алар якты Ахура-Мазда (юнан чыганакларында Ормузд) һәм караңгы Ангра-Майнью (юнаннарда Ариман) образларында чагыла[7]. Бу табигате буенча рухи ике мәхлукатның мөнәсәбәте бөтен күренә торган дөньяның барлыкка килү һәм шулай ук аның киләчәктә юкка чыгуы буларак урнаша[7]. Ахура-Мазда һәм Ангра-Майнью борынгы заманнан бирле аерым һәм бер-берсеннән бәйсез рәвештә булганнар; беренчесе иң камил яктылык районнарында яшәгән, икенчесе — үтеп булмый торган караңгылык патшалыгында. Алар көче һәм куәте буенча ярышкан булганнар, аерма бары тик шунда булган ки - атрибутларына олы фикергә ия булу һәм бар нәрсәне белү булган Ахура-Мазда Ангра-Майнью булуы турында белгән; ә соңгысы Ахура-Мазда бәлки булуы турында шөбһәләнмәгән дә. Ангра-Майнью берьюлы Ахура-Мазда һәм аның тирәли яктылык турында белгәч, ул аңа юк итәр өчен ташланган. Беренче һөҗүм читкә кагылган булган, әмма соңрак ике башлангычның бергә торуы акылга сыймаслык булган: аларның берсе иртәме, соңмы үләргә тиеш булган.[7]
Ахура-Мазда, аның каршы торучы ягы үзе кебек бөтен көчкә ия булганын белеп, беренче чиратта алты Амеша-Спентаны барлыкка китергән, алар соңыннан, күренгән дөньяны барлыкка китерүдән соң һәрберсе үз билгеле функциясен алачаклар: аларның яклавына җир, су, ут, металл, үсемлекләр һәм йорт хайваннары саклавы вазифасы биреләчәк. Бу алты төп Илаһтан кала, Ахура-Мазда тагын тулы яхшы даһилар легионын барлыкка китергән — язаталарны. Ангра-Майнью каршы якка охшап карау һәм усал һәм яман рухлар, диюләр, барлыкка китерү белән җавап биргән, алар арасында беренче урынны явызлык һәм законсыз көч куллану рухы (Аэшма, Аэшма-дэв, Aeshma, (Асмодей), һәм шулай ук төрле тулы легионнар аскылар «Друдж Насу, друкш-нашус, Насу (Зәрдөштлек)» (друй-насу; Друхш-йа-Насу; «үләксә») рухлары алган, алар авырулар һәм бәлаләр барлыкка китерә торганнар.[7]
Ахура-Мазда Ангра-Майньюга 9000 елга тынычлык тәкъдим иткән — шул риза булган. Шул вакытта Агура-Мазда сүзләре хәтта Илаһларга да сихри йогынты ясаган мәшһүр (Ахуна Ваирья, Yathâ ahû vairiô, Ahuna Vairya) догасын укыган; бу Ангра-Майньюны 3000 елга селкенми торган хәлгә китергән, ә Ахура-Мазда аңа киләчәк ахыр чик көрәштә әһәмияткә зур ярдәм күрсәтергә тиеш күренә торган, чын дөнья барлыкка китерә башлаган. Тәртип Тәүраттагы (Иске Гаһедтәге) кебек шул ук диярлек булган: күк, су, җир, үсемлекләр, хайваннар, кеше. Барлыкка китергәндә аңа Амеша-Спента ярдәм иткәннәр, аларны ул бөтен барлыкка китерелгән әйберләрнең даһилары итеп билгеләгән, һәрберсен үз белгечлеге буенча.[7]
Җир башта күп пространствосында булган, әмма Ангра-Майньюның селкенмәве чорында яктылык һәм караңгылык өлкәләрен аера торган бушлыкка күчерелгән булган һәм күрсәтелгән 3000 ел дәвамында чын җәннәт булып торган — үлемсез, авырусыз, усаллыксыз һәм законсыз көч кулланусыз. Селкенмәүдән уянып, Ангра-Майнью җиргә үткән һәм аны усал һәм яман мәхлукатлар белән тутыра башлаган. Ачлык, йокы, авырту, картлык һәм үлем барлыкка килгән. — Шулай итеп, Җир ике көрәшүче башлангычның төп көрәш кыры булып тора. Барлык җанлы да, җансыз әйберләр дә барлыкка китерелүенә теге, яки бу башлангычка сәбәпле, һәм барысы тайпылышсыз бер-берсен юк итүгә омтылучы барлыкка китерүчеләре Ахура-Мазда яки Ангра-Майнью билгеләгән рольне башкаралар. Кеше үз сайлавында йә бер, йә икенче лагерьга кушыла ала, әмма нейтралитет тота алмый. Озак булса да, әмма Хоть медленно, тотып булмаслык итеп яктылык һәм яхшылык караңгылык һәм явызлык өстеннән артыграк йөк булуга ирешә һәм, 9000-еллык тынычлык килешүнең ахыры явызлык шуның кадәр зәгыйфьләндерелгән булачак ки, Ахура-Мазданың җиңүе тәэмин ителәчәк диярлек булачак.[7]

Яхшылыкның начарлык өстеннән җиңүе һәм үлеләрнең тормышка кайтуы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Авеста»да үлеләрдән тормышка кайту сюжеты юк[7]. Бу тәгълимат фарсыларда күпкә соңрак, әмма Зөлкәрнәен Падишаһ чорына кадәр барлыкка килгән. Үлеләрдән тормышка кайту 6000 ел ахырында, Авеста тәгълиматы буенча хатыннан Мессиягә охшаш коткаручы Саошьянт (Авеста телендә: 𐬯𐬀𐬊𐬳𐬌𐬌𐬀𐬧𐬝 saoš́iiaṇt̰ — туры мәгънәдә: «яхшы гамәлләр алып килүче») туган вакытта булачак. Амеша-Спента белән бергә ул явыз диюләрне җиңәчәк һәм дөньяда яктылык һәм яхшылык патшалыгын торгызачак, Ангра-Майнью исә дөнья барлыкка китерүгә кадәр булган мәңге караңгыга кайтачак[7].

Зәрдөштлек календаре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сасанидлар Дәүләтендә (224—651 еллар) Зәрдөштлек календаренең һәр көннең үз рух яклаучысы булган, ул аның исеме белән аталган[6]. «Авеста» иерархиясе буенча, айның беренче көне Ахурамазда көне булган. Киләсе алты көн алты Амеша-Спента исемнәре белән изгеләштерелгән булган, аларның һәрберсе хөкемендә барлыкка китерелгән өлеше булган һәм башта алар билгеле читтәге төшенчәләр булган, ә соңрак матди атрибутлар белән тәэмин ителгән булган.

Язгы Нәүрүз (Яңа ел)[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фарсылар Нәүрүзне, Яңа елны язгы көн-төн тигезлеге көннәрендә бәйрәм иткәннәр[8]. Патша бәйрәме, Бөек Нәүрүз үзе дип алтынчы көн Хурдад-Руз (xordād) аталган, бу Авеста теле парс Хаурвататның парс формасы — бишенче Амеша-Спентаның исеме. Амеша-Спентаның алтынчысы һәм соңгысы, җиденче көннең яклаучысы — Амеретат, парс формасында Мурдад-Амурдад. Һәрберсе шәхси һәм бәйсез булган беренче дүрт Амеша-Спентадан аермалы буларак Хаурватат и Амератат гел диярлек бергә булалар, һәм берсенең булуы икенчесенең булуын да билгели — алар пар булып торалар. Бу берлек тышкы формада да чагыла: аларның исемнәре берсенең икелек формасы белән әйтелергә мөмкин.[6]
Башта билгеле читтәге төшенчәне аңлатып, соңыннан Амеша-Спента матди атрибутларга ия булалар; читтәге сәламәтлек һәм үлемсезлек төшенчәләрен чагылдырган Хаурватат и Амеретат матди атрибутларга ия булалар: Хаурватат —су хөкемдары, Амеретат — үсемлекләр хөкемдары. Бу рухларның икеләтә табигате «Авеста»да чагыла, биредә сулар һәм үсемлекләр сәламәтлек һәм үлемсезлек бүләк итеп бергә искә алына. Бу парның функцияләренә гел төгәл чик куелмый — сулар рухы кайвакыт үсемлекләр рухы булып та тора. Хаурватат и Амеретатка ашаганга кадәр дога кылалар, аларның исемнәрен корбан су һәм агач урынына кулланалар, «Авеста»да алар тәкъвалы кешене җәннәттә тукландыралар. Табигатьнең яңарышы вакытында (яз башы), нәкъ менә Хаурватат һәм Амеретаттан киләсе елга алкышларны телиләр, аларның исемнәрен патша алдында йола трапеза белән өстәлне куйганда чакырганнар. Шуңа күрә патша бәйрәме, Бөек Нәүрүз дип айның алтынчы көне аталган — бу рухларның матди атрибутлары бер чагылышка кушылып яз бәйрәм итүнең атрибутлары булып торган. Дүрт беренче Амеша-Спента, көтүләр, ут, җир һәм металлар яклаучылар икенчел булып торганнар.[6]

Доктрина[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Амеша Спента доктринасы, аларның барлыкка китерү белән бәйләнеше аша, эфир һәм рухи концепцияләрне матди һәм чагылдырылган объектлар белән «уникаль Зәрдөштлек» ысулы ярдәмендә берләштерә: Ахура Мазданың абстракт “аспетлары” буларак түгел, әмма үзләре хөрмәт итүгә лаеклы. Һәм барлык матди әйберләрдә чагыла яки вәкаләте бар.
Ахура Мазда һәм Амеша Спента арасында мөнәсәбәтләр бик нечкә. Гаталарның 31.11 Яснасында Ахура Мазда Галәмне «фикере» белән барлыкка китергән дип әйтелә. Башка өзекләрдә, мәсәлән, Ясна 45.4-тә, ул Амеша Спентаның метафорик «әтисе» дип тасвирлана, бу фигураль рәвештә булса да, гаилә якынлыгын аңларга урын бирә. Хосусан, отношения между Ахура Мазда һәм Спентой Майнью арасында мөнәсәбәтләр күп-кырлы һәм катлаулы, һәм «аларны шулай ук Яһүдилектә һәм Христианлыкта Яхве һәм Изге Рух мөнәсәбәтләре буларак билгеләмә бирергә авыр»[9].
Амеша Спентага тере дөньяда табыну хәзерге Зәрдөштлек традициясендә һәм ачык күренгәнчә һәр дини церемониядә һаман да бар, шул вакытта Амеша Спентаның һәрберсе алар шуның сакчылары булган объектлары белән чагылган. Моннан башка, Зәрдөштлек календаренең беренче җиде көне бөек гептадага һәм барлыкка китерүгә багышланган, Амеша спентаның өстенлеге таныла һәм шуның белән аларның доктриналары кертелүе тәэмин ителә.
Бер үк берлектә әхлакый һәм онтологик дуализм «көнбатыш галимнәре өчен доктринаның кайбер аспектларының авырлыклар китереп чыгарганын аңлата». Амеша Спента һәм Язатага табыну политеистик табигатенә күрә Зәрдөштлек булмаган чыганаклар тарафыннан безнең вакытта гына түгел, ә Сасанидлар эпохасында да һөҗүмнәргә дучар булган . «Элементларга табыну» күп мәртәбә IV һәм V гасырларда гаепләнгән вакытта[10], XIX гасыр Һиндстанынңа (Джон Уилсон кебек) христиан миссионерлары[11]) махсус рәвештә (алар карашы буенча) тәнкыйтькә лаеклы Зәрдөштлек политеистик традициясенә ишарә дип максат итеп куйганнар.[12][13].
Тәнкыйть өчен еш мишень булып тугъры: «Мин үземне Мазданың тугърысы, Зәрдөшт тәгълиматы тарафдары, ... Амеша Спентаны мактаган һәм ихтирам иткән берәү буларак ышану тотам» ( Фраваранех , Ясна 12.1). Зәрдөштлек кредосы булган. Кайбер Зәрдөштлек рухият белгечләре, бигрәк тә үзләрен реформист фикер мәктәбе белән тәңгәл китерүчеләр фикеренчә эфир рухы һәм физик чагылыш бернинди мәгънәдә аерылгысыз һәм Ахура Мазданың һәр мәхлукатына табыну ахыргы чиктә Барлыкка Китерүчегә табыну булып тора. XIX гасырның икенче яртысында Мартин Хауг[14],Зәрдөшт үзе Amesha Spenta-ны бары тик фәлсәфи абстракцияләр дип караган һәм гептаданың чагылышы чынлыкта соңрак бозу булган дип фараз итеп караган. Бомбей парслары Хаугның алшартларын карашларын христиан миссионерларыннан яклану өчен кабул иткәннәр, ә соңрак Хауг фикерен парслар интерпретациясе буларак таратканнар. Вакыт белән «дәвам итүче монотеизм» принципы шуның кадәр популяр булып китте ки, ул бөтен җирдә дә диярлек доктрина буларак кабул ителгән булган.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 Калып:ВТ-БСЭ1
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 Амшаспандс // Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге: 86 томда (82 том һәм 4 өстәмә). Санкт-Петербург: 1890—1907.
  3. 3,0 3,1 3,2 Амеша Спента / «Православная энциклопедия»
  4. «Амешаспенты являются, олицетворением отвлеченных нравственных понятий, но, вместе с тем, они изображены в Авесте так конкретно и пластично, что некоторыми чертами напоминают натуралистических богов. Были попытки провести параллель между ними и ведийскими Адить-ями, светлыми высшими богами, во главе которых стоит верховный бог Варуна» // Парсизм // Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге: 86 томда (82 том һәм 4 өстәмә). Санкт-Петербург: 1890—1907.
  5. 5,0 5,1 5,2 Дьяконов М. М., Очерк истории древнего Ирана, — М., ИВЛ, 1961, 444 стр. — С. 297.
  6. 6,0 6,1 6,2 6,3 Иностранцев К. А. Древнейшие арабские известия о праздновании Науруза в Сасанидской Персии. / Записки Восточного отделения Императорского Русского археологического общества. Том XVI (1904—1906). — СПб., типография Императорской академии наук. 1904. — 119 с. — С. 31-32.
  7. 7,0 7,1 7,2 7,3 7,4 7,5 7,6 7,7 Калып:ВТ-ЕЭБЕ
  8. Калып:ВТ-НЭС
  9. Boyce, Mary (1983), "Ahura Mazda", Encyclopaedia Iranica, 1, New York: Routledge & Kegan Paul, pp. 684–687 .
  10. Dhalla, Maneckji Nusservanji (1938), History of Zoroastrianism, New York: OUP 
  11. Wilson, John (1843), The Parsi religion: Unfolded, Refuted and Contrasted with Christianity, Bombay: American Mission Press 
  12. Maneck, Susan Stiles (1997), The Death of Ahriman: Culture, Identity and Theological Change Among the Parsis of India, Bombay: K. R. Cama Oriental Institute  pp. 182ff.
  13. Vazquez III, Pablo (2019). "O Wise One and You Other Ahuras": The Flawed Application of Monotheism Towards Zoroastrianism.
  14. Haug, Martin; West, Edward W., eds. (1884), Essays on the Sacred Language, Writings and Religion of the Parsis, London: Trubner