Әҗе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әҗе latin yazuında])
Әҗе
Сурәт
Рәсми исем Әҗе
Дәүләт  Россия
Нәрсәнең башкаласы Әҗе авыл җирлеге[d][1]
Административ-территориаль берәмлек Әҗе авыл җирлеге[d]
Сәгать поясы UTC+03:00
Халык саны 723 (2011)
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек 94 метр
Почта индексы 391653
Карта
 Әҗе Викиҗыентыкта

Яңа мәчет
Иске мәчет калдыклары

Әҗе (рус. Азеево) — Рязань өлкәсе Ирмеш районындагы татар авылы, Әҗе авыл округын тәшкил итә. Мукшы елгасы уң ярында урнашкан. 2010 ел халык исәбен алу буенча биредә 724 кеше яши. Авылда мәчет, мәктәп, май заводы бар. Бу авылдан Салих Ерзин, Заһидә Бурнашева, Шиһабетдин Баһаветдинов, Хәсән Урманов, Фикърәт Табиев, Ришат Мәмәтов, Ибраһим Борнашев чыкканнар.

Әҗе — әйләнә-тирәдәге чукындырудан котылган бердәнбер татар авылы. Бу вакыт Әҗе авылы бу эштән котылып калса да, аның тирәсендәге башка авыллар котыла алмаганнар. Хәзерге Исләй, Үкрәү, Саура, Кушаби, Әмәч, Мухин-Паләнә, Бидиш, Ирмеш, Пинка, Тимши, Новоселовка, Кансау шикелле рус авыллары элек татар авыллары булганнар. Менә шул вакыйгаларда кайбер гаиләләргә йорт-җирләрен ташлап, гомерлеккә үз авылларыннан качып китәргә һәм Әҗегә килеп урынлашырга туры килде.

1882 елда 669 хуҗалыкта 4420 кеше яшәгән.

Авыл белән бәйле шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]


Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]


  1. ОКТМО