Хәсән Урманов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Хәсән Урманов latin yazuında])
Хәсән Урманов
Туган 2 август 1895(1895-08-02)
Тамбов губернасы, Ялатма өязе, Әҗе
Үлгән 21 апрель 1920(1920-04-21) (24 яшь)
Һөнәре инкыйлабчы

Хәсән Урманов (тулы исеме Хәсән Гыйззәт улы Урманов) – татар җәмәгать эшлеклесе, революционер. 1895 елның 21 июлендә (2 августта) Тамбов губернасының Ялатма өязе Әҗе авылында (хәзерге Рязань өлкәсенең Ирмеш районы) ярлы крестьян гаиләсендә туган. 1920 елда Симферопольдә үлемгә хөкем ителгән.

Татар урта мәктәбе - рөшдияне тәмамлый.

1912 елда 17 яшендә Урта Азиягә чыгып китә, шунда заводка эшкә керә.

1915 елда хәрби хезмәткә алына. 1917 елдан татар телендә чыга башлаган «Сугыш сафы» гәҗитендә эшли.

1918 елда II Бөтенрусия мөселман хәрби корылтаена сайлана һәм Казанга килә. Анда Камил Якуп, С.Сәетгалиев , Якуп Чанышев, И.Губанов һ.б. берлектә корылтайның сул (большевистик) фракциясен төзи. Алар Советлар хакимиятен яклауны, Халык Комиссарлары шурасы декретларын тормышка ашыруны катгый таләп итә.

Казан Советы янында Мөселман комиссариатын оештыруда башлап йөри.

918 елның 12 мартында татар телендәге беренче совет гәҗите «Эш»не чыгаруда катнаша.

Гадәттән тыш вәкаләтле штаб күрсәтмәсе буенча хәрби корылтай җитәкчеләреннән Ильяс Алкин, У. Токумбетов, Ю.Мозаффаровларны кулга алу, “Болак арты җөмһүриятен” тар-мар итүне хәзерләүдә катнаша.

1918 елда Казанны ак чехлар алгач, яшерен эш алып бара.

“Ул...гайрәтле,сәләтле,эшлекле, батыр егет икәнлеген иптәшләренең күңелләренә урнаштыра һәм армый-талмый эшли.Үткен каләме белән гәҗитләрдә языша”.[1]

1919 елның апреленнән Кырымда партия эшендә. Мостафа Сөбхи кул астында РКП(б)ның Кырым өлкә комитетының мөселман бүлекчәсендә һәм “Яңа дөнья” гәҗитендә эшли. Деникинчылар Кырымны алгач, яшерен эшләүгә күчә: листовкалар бастырып тарата, кораллы күтәрелеш әзерләүдә катнаша.

1920 елның мартында генерал Кутепов контрразведкасы тарафыннан кулга алына.[2]

1920 елның 21 апрелендә хәрби-кыр суды карары белән атарга хөкем ителә.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. “Эшче” газетасы,1920 ел, 31 декабрь саны.
  2. П.Макаров.”Крутой подъём”("Текә күтәрелеш”), Крымгосиздат,1940,47 бит.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Кызыл Армиянең Үзәк дәүләт архивы, 17 фонд, 1 опись, 30 эш. 16 бит.
  2. КПССның Татарстан өлкә комитеты архивы, 15 фонд, 413 эш, 169 бит.
  3. «Памятник борцам пролетарских революций, погибшим в 1917-1921 годах»(1917-1922 елларда пролетар революция өчен көрәштә корбан булганнар истәлегенә). Мәскәү,1922.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]