Ильяс Алкин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ильяс Алкин latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Ильяс Алкин
Ильяс Алкин.jpg
Туган 11 декабрь 1895(1895-12-11)
Алкин, Кече Кирмән вулысы, Мамадыш өязе, Казан губернасы, Россия империясе
Үлгән 27 октябрь 1937(1937-10-27) (41 яшь)
Мәскәү, СССР
Күмү урыны Тын зираты[d]
Яшәгән урын 1 нче Обыденски тыкрыгы[d], Мәскәү[1]
Ватандашлыгы Flag of the Soviet Union (1923-1955).svg СССР
Әлма-матер Санкт-Петербург политехник институты[d]
Һөнәре сәясәтче
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе

Ильяс Сәетгәрәй улы Алкин (1895 елның 11 декабре, Алкин, Кече Кирмән вулысы, Мамадыш өязе, Казан губернасы, Россия империясе1937 елның 27 октябре, Мәскәү, СССР) — хәрби һәм сәясәт эшлеклесе, географ, Бөтенрусия мөселманнарының хәрби шурасы рәисе (1917), Идел-Урал штатын гамәлгә кую буенча коллегия рәисе, Бөтенрусия оештыру җыелышы әгъзасы, Башкорт корпусы(рус.) штабы башлыгы (1919 елның башы), Башкортстанның халык хуҗалыгы шурасы рәисе (1919-1920).

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ильяс Алкин 1895 елның 11 декабрендә Казан губернасы Мамадыш өязе Алкино авылында туган. Дворян гаиләсеннән, милләте буенча татар. Әтисе — Сеид-Гәрәй Алкин — Казан губернасыннан I чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты. Казан реаль училищесын тәмамлаган. Күпмедер вакыт аның репетиторы Вячеслав Скрябин (Молотов) була[2].

Мәскәү университетының икътисад факультетына укырга керә. 1914 елда Петербург политехник университетына күчә. 1915 елдан армия сафларында, прапорщик дәрәҗәсен ала. 1915 елдан полиция күзәтчелеге астында була. РСДРПга (меньшевик), соңрак Социалистик-революционерлар партиясенә керә.

1917 елда, Февраль инкыйлабыннан соң, вакытлыча Бөтенроссия мөселман хәрби советы (Харби Шуро) рәисе. Шул ук чорда Бөтенроссия мөселман советы (Милли Шуро) рәисе. Совет хакимиятенең беренче айларында эчке Россия һәм Себер мөселманнары автономиясе өчен чыгыш ясый. Идел-Урал штатын гамәлгә ашыру буенча коллегия рәисе[2], башка мәгълүматлар буенча, аның рәисе һәм «Болак арты Республикасы» җитәкчесе[3]. Шул ук вакытта барлыкка килгән финанс ведомствосын җитәкли (1917 елның ноябре — 1918 елның гыйнвары).

1917 елда Казан сайлау округында 10 нчы исемлек буенча (Мөселман социалистик Исемлеге) Бөтенроссия оештыру җыелышына сайлана. 1918 елның гыйнвар-февралендә Казанда 2 нче Бөтенроссия мөселман хәрби съездында катнаша. 1918 елның 28 февраленә каршы төндә, башка мөселман активистлары белән бергә, Казанда кораллы күтәрелеш әзерләүдә гаепләнеп, большевиклар тарафыннан кулга алына. Съезд таләбе буенча азат ителә.

1918 елның сентябрендә Уфада оештыру җыелышы әгъзаларының бюро әгъзасы һәм рәисе ярдәмчесе. 1918 елның 20 ноябрендә Екатеринбургта Колчаклар тарафыннан кулга алына — кача[2], башка мәгълүматлар буенча — Чехлар таләбе буенча азат ителә[3]. 1919 ел башында башкорт корпусынып штаб башлыгы булып эшли. 1919 елның февралендә Башкорт хөкүмәте Совет власте ягына күчкәч, РКП әгъзасы.

1920 елның маенда Башкорт гадеттен тыш комиссиясе рәисе П. В. Гузаков боерыгы буенча кулга алына. Ильяс Алкинны Мәскәүгә алып китәләр һәм Бутырка төрмәсенә утырталар. Анда якынча 5 ай үткәрә.

Бутырка төрмәсеннән чыккач И. В. Сталин исемендәге Көнчыгыш хезмәт ияләренең коммунистик университетында (КУТВ) чит көнчыгышның икътисад һәм география кабинеты башлыгы булып эшкә урнаша. 1922 елдан совет КУТВның Совет Көнчыгыш кафедрасы профессоры.

1930 елның 31 октябрендә кулга алына, 1930 елның 22 ноябрендә 58-11 нче маддә (контр-революция оешмасы) буенча гаепләнеп хөкем ителә, тик ОГПУ коллегиясе карары нигезендә, сак астыннан азат ителә.

1937 елда Зур совет Атласының Урта Азия карталары корректоры.

1937 елның 22 сентябрендә кулга алына. 1937 елның 27 октябрендә 58-6, 59-8, 58-11 (шпионаж, террорчылык эшчәнлеге һәм контр-революцион террорчылык оешмада катнашу) маддәләр буенча гаепләнә. Шул ук көнне атып үтерелгән. Мәскәүнең Дон зиратында җирләнгән.

1955 елның 31 декабрендә ССРБ Югары Судының Хәрби коллегиясе тарафыннан акланган.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]