«Татар ашлары йорты»

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Татар ашлары йорты төзекләндергәннән соң

«Татар ашлары йорты» (рус. Дом татарской кулинарии) Казан каласының Бауман урамындагы 31 нче йорты булып Казан шәһәр советы башкарма комитетының 1967 елның 3 гыйнвар көнендә чыккан карары нигезендә төзелә башлый һәм 1969 елны файдалануга тапшырыла. Ул татар ашлары рестораны сыйфатында 1997 елга кадәр эшли. «Татар ашлары йорты»ның беренче шеф-повары – мәшһүр Юныс Әхмәтҗанов.

1997 елны «Татар ашлары йорты» ябыла. Милли аш-су йорты 2002 елда төзекләндерелә башлый. Хәзер бинаның гомуми мәйданы - 5 149 кв. метрны тәшкил итә. 1нче катта - 2 казино залы, бар, Юныс Әхмәтҗанов музее, 2нче катта - 100 урынга исәпләнгән ресторан, шулай ук 20 һәм 6 кешелек банкет бүлмәләре урнашкан. 3 нче катында офислар урнашкан.

Чыганаклар[үзгәртү]