Абзар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Абзар latin yazuında])
Сыер абзары

Абзар — эре терлекләр тоту өчен кулланылган авыл хуҗалыгы корылмасы. Анда ешрак эре мөгезле терлек, сарыклар, кәҗәләр тотыла.

Абзарның төп бурычы булып - терлекне тышкы, табигый куркынычлыклардан саклау тора. Абзар күбесенчә башка йорт корылмалары янында төзелә. Кышын терлек гел абзарда торса, җәен, күбесенчә, төнгә генә абзарга кертелә.

Россиядә элегрәк абзарлар агачтан корылса, совет чорыннан инде таш абзарлар пәйдә була башлый.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]